Татарстан Республикасы сәнәгать кошчылыгы буенча Россия Федерациясендә иң эре төбәкләрнең берсе. Идел буе федераль округында кошлар саны буенча беренче урында тора.
Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тавыклар саны елдан-ел арта бара һәм бүген 13 млн. баштан артык. Шулай итеп, 2015 елның беренче яртыеллыгында республиканың кошчылык хуҗалыклары 96 мең тонна кош ите җитештерделәр, бу узган елның шушы чорына караганда 9%ка артыграк. Агымдагы елның 6 аенда 595 млн. данә, ягъни 18 %ка артыграк йомырка җитештерделәр.
Республикада кошчылык продукциясен җитештерүче иң эре предприятиеләр: «Чаллы-бройлер» ҖЧҖ(республикада тавык итенең 63 %ын җитештерә), «Ак- Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ, кайбер районнардагы филиаллары белән (тавык йомыркасының 72 %ын җитештерә), «Лениногорск кошчылыкфабрикасы» ҖЧҖ һәм «Лаеш кошчылык комплексы».
Күркә, каз һәм үрдәк итен җитештерүгә «Залесный» АФ ҖЧҖ, ООО «Атабай» , ҖЧҖ, «Карповка» ҖЧҖ, «Рамай» ҖЧҖ үзләреннән зур өлеш кертәләр. Кошчылык комплекслары йомырка өчен «Хайсекс–ак», «Ломанн–Браун классик» кросслары, ит өчен – «Кобб-500», күркә - «Белая широкогрудая», казлар - «Линдовская», үрдәкләр – «Черевели» үрчетәләр. Даими рәвештә 19 фермер хуҗалыгы кошчылык продукциясен бирә, алардагы кошларның баш саны 10 меңнән артып китә.
Кошчылык тармагына инвестицияләр күләме дә арта. 2010-2015 еллар чорында 2 дәрәҗәдәге бюджеттанинвестицияләр күләме 2,3 млрд. сум тәшкил итте. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләренә кош итен җитештерүне арттырырга, продуктлылыгы югары булган кросслар кулланып, ресурсларны саклый торган яңатехнологияләрне гамәлгә кертергә, чыгарыла торган продукциянең сыйфатын яхшыртырга һәмассортиментын киңәйтергә, инновацион үсеш юлы белән барырга ярдәм итә.
Кошчылык предприятиеләрен үстерү стратегиясе нигезендә Татарстан Республикасында берничә инвестиция проекты гамәлгә ашырыла, алар киләчәктә 2020 елга кадәр кош итен – 300 мең тоннага, йомырканы 1,1 млрд.данәгә җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.
Тармак тарихыннан.
1965 елның 31 июлендә РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Птицепром» Татарстан трестын оештыру турында 155 номерлы боерыгы чыгарыла. Татарстанда махсуслаштырылган нәсел хуҗалыклары, сәнәгатькошчылык предприятиеләре, ИПС (инкубатор кошчылык станцияләре) һәм тармак эшчәнлеген, аныңинновацион үсешен тәэмин итүче кайбер катнаш объектлар челтәре барлыкка килде.
Түбән Кама районының «Красный Ключ» кошчылык совхозы 1930 елда Татариядә беренче кошчылык тармагы булды.
«Птицепром» ААҖнең беренче эшләү елларында Лениногорскида, Питрәчтә һәм Чистайда кошчылык фабрикалары барлыкка килде. Йомырка һәм ит юнәлешендәге яңа кошчылык фабрикалары күпләп узган гасырның 70 нче елларында төзелде. Тукай-бройлер, Юбилейный, Казанский, Лаишевский һәм башка тавык фабрикалары барлыкка килде. Республика кошчылк фабрикаларын продуктлылыгы югары булган токымлы тавыклар белән тулыландыру өчен йомырка һәм ит тавыгы юнәлешендә селекция – токым эше камилләштерелде.