Чистай муниципаль районында быел көнбагыш чәчү мәйданын шактыйга арттырдылар.
Хәзер бу техник культурага базарда ихтыяҗ артты, шул ук вакытта аны артык карау да кирәкми. Ике ел элек аны үстерү белән «ТатАгро» ҖЧҖ һәм «ТрансАгро» ҖЧҖ фирмалары актив шөгыльләнә башлаганнар иде, алар быел да “кояш чәчәген” берничә мең гектар җирдә чәчтеләр. Шудай ук «Родник» ҖЧҖ фирмасы да көнбагыш үстерү белән актив шөгыльләнә башлады.
Былтыр көнбагыш мәйданы 4,5 мең гектар тәшкил иткән булса, быел исә ул 8,5 мең гектарга җитте. Көнбагыш орлыклары май әзерләү заводларына җибәреләчәк, ә сыгынтылары терлек азыгы итеп кулланылачак.