Рөстәм Миңнеханов: Азык-төлек иминлеге темасы бүген аеруча актуаль

2015 елның 16 июне, сишәмбе

Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең  Kazansummit-2015 VII Халыкара икътисадый саммиты узды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чит илләр һәм федераль ММЧ вәкилләре белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов икътисадның төрле тармакларына чит ил инвестицияләре җәлеп итүгә кагылышлы сорауларга җаваплар бирде. Мәсәлән, авыл хуҗалыгына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләренә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов, азык-төлек иминлеге темасы бүген аеруча актуаль, һәм бу, бигрәк тә, азык-төлек сатып ала торган гарәп илләренә кагыла, диде. Бу юнәлештә без актив эшлибез һәм үз пртнерларыбызга Россиягә һәм аның төбәкләренә инвестицияләр, проектлар белән килергә тәкъдим итәбез, диде ул. Мисал итеп, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә яшелчә үстерү буенча Төркия партнерлары белән бергә эшләнгән зур күләмле теплица хуҗалыгын төзү проектын китерде.

«Бүген Россия азык-төлек продуктларын читтән кертә, ә без аны читкә чыгара да алабыз, моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең җир ресурсларыбыз бик күп, һәм алар тулы күләмдә эшләсен өчен инвестицияләр кирәк. Татарстан, мәсәлән, теләсә күпме инвестицияләр кабул итәргә әзер, шул исәптән авыл хуҗалыгына да. Без моны хуплыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International