Татарстан Республикасында тавык ите эшкәртү буенча Россия Федерациясе күләмендә иң зур комплекс төзелә башлады

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Тавык итен эшкәртү буенча «Чаллы-Бройлер” тавык фабрикасы төзи башлаган комплексның җитештерү куәте елга 49,5 мең тоннага җитәчәк.

Бу әлеге тармакта иң югары күрсәткечләрнең берсе. Проектка ике миллиард сумнан артыкинвестиция кертеләчәк, аның үз-үзен аклау срогы - биш ел.

Яңа комплексны гамәлгә кертү республикага Россиянең кошчылык тармагы лидерларының беренче унлыгыннан үзебездә тавык ите җитештерүчеләрнең һәм эшкәртүчеләрең беренче өчлегенә керергә мөмкинлек бирәчәк.

Узган ел Татарстанда 119 мең тонна тавык ите җитештерелгән. Халык санының 3,8 миллионнан артык булуын һәм медицина нормалары буенча елга бер кешегә 30 килограмм чикләрендә тавык ите кулланырга мөмкинлеген исәпкә алып, республиканың тавык итенә ихтыяҗы 115,1 мең тонна исәпләнә. Шулай итеп, 2014 елда республиканың үзебездә җитештерелгән тавык ите белән тәэмин ителеше 103,4% булды.

Бүген Татарстан тавык итенә үзенең эчке ихтыяҗларын тулысынча “каплый”. Татарстанда кош ите җитештерүчеләрнең планында яңа Россия һәм чит ил базарларына чыгу. Бу очракта Россиягә каршы кулланылган санкцияләр җирле җитештерүчеләр файдасына булды. Көнбатыштан продукция кертүне тыюлар тавык ите җитештерүчеләргә катгый шартлар куйды, әмма алар эшнең ахыргы нәтиҗәләре яхшы булсын өчен барысын да эшлиләр.

«Санкцияләр - ике яклы аларБер яктан - алар безгә үсәргә, киңәергә ярдәм итә, чөнки чикләр ябылу аркасында үзебезнең тавык итенә ихтыяҗ артты, ә икенче яктан - долларның артуы бройлер җитештерүдә кулланыла торган чит ил әйберләренә чыгымнарның да артуына китерде», - дип сөйләде “Чаллы-Бройлер” компаниясе идарәсенең генераль директоры Светлана Барсукова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International