Бүген Ростов-на-Дону шәһәрендә I Бөтенроссия азык-төлек иминлеге форумы ачылды

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

Бүген эш сәфәре белән Ростов-на-Дону шәһәренә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов килдеЧарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Җәббаров, «Ак Барс» ХК ААҖ генераль директорыИван Егоров, «Майский» ТК ҖЧҖ директоры Илшат Ганиев, Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисеМәхмүт Фәттахов, «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов, "Просто молоко" ИК ҖЧҖ генераль директоры Марат Моратов, Татарстан Республикасы Фермер хуҗалыклары ассоциациясе Камияр  Байтемиров һәм башкалар катнаша.

Форум 2015 елның 4-5 июнендә «ВертолЭкспо» конгресс-күргәзмә үзәге мәйданчыгында бара (Ростов-на-Дону шәһәре, М.Нагибин ур., 30).

Форум мәйданчыгына килүгә Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән бергә килүчеләр төбәкләрнең һәм азык-төлек продуктлары җитештерүче компанияләрнең тематик экспозицияләре белән таныштылар.

Татарстан Республикасыннан АПКның «Татспиртпром» ААҖ, «Просто молоко» ИК, «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖ, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ, «Агросила Групп» ЯАҖ, «Казан майэкстракция заводы» кебек алдынгы предприятиеләре һәм башкалар үз продукциясе белән килгәннәр.

Форумда Россиянең азык-төлек җитештерү буенча алдынгы төбәкләреннән: Краснодар, СтаврополькрайларыннанТатарстан Республикасыннан, Башкортостан РеспубликасыннанКырымнанМәскәү,Ленинград, Белгород, Волгоград, Воронеж, Брянск, Курск, Липецк, Саратов өлкәләреннәнМордовиядән һәм Россиянең башка субъектларыннан – алар 30дан артык – делегацияләр килгән.

Рөстәм Миңнеханов бүген үк «Инвестицияләр өчен өстенлекле мөмкинлекләр буларак, Россия азык-төлекиминлегенә төп янаулар» панель дискуссиясендә катнашты.

Иртәгә, форумның икенче эш көнендә, «Яңа икътисадый шартларда Россиянең азык-төлек иминлеге» пленар утырышы булачак. Пленар утырышта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та катнашачак дип көтелә.

Форум түбәндәге юнәлешләрдә эшли: азык-төлек иминлеге өлкәсендәге актуаль проблематика буенчаэксперт фикер алышу; илнең азык-төлек иминлеге дәрәҗәсен арттыру буенча күрсәтмәләр әзерләүАПК тармагында һәм аңа бәйле тармакларда импортны алыштыруны үстерү буенча, үзебезнең товарҗитештерүчеләр мәнфәгатьләреннән чыгып, илкүләм азык-төлек базарын яклау буенча карарлар эшләү.

Форумда 3 000ләп кеше катнаша (профильле күргәзмәгә килүчеләрне дә исәпкә алып), шул исәптән 1000нән артык кеше пленар утырышта катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International