Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, сөт терлекчелеген үстерүгә юнәлдерелгән күрсәтмәгә кул куйды. 2015 елда Татарстан Республикасында сөт сатуга һәм урнаштыруга федераль бюджеттан 313,1 миллион сум субсидия бүлеп бирелде.
«Сөт терлекчелегендә хәлләр шома гына бармый. Безнең алга куелган төп бурыч – әкренләп үзебезнең сөт базарын яулап алу. Мондый ярдәм төре кызыксындыру инструментларының бер төре», - дип ассызыклады Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.
Бер килограмм сатылган һәм (яисә) озатырга төялгән үзебезнең эшкәртелгән сыер (югары һәм беренче сортлар) һәм кәҗә сөтенә субсидияләр Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә исәпләнә һәм Татарстан Республикасының төбәк бюджетына 2013–2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасы нигезендә бирелә.
Шул максатлар өчен федераль бюджеттан төбәкләргә җибәрелгән субсидияләрнең гомуми күләме 6,208 млрд.сум тәшкил итә.