Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан Республикасы мелиорациясен үстерүгә 41,0 миллион сумнан артык акча бирә

2015 елның 26 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан әзерләнгән, мелиорацияне үстерүгә юнәлдерелгән күрсәтмәгә кул куйды. 2015 елда федераль бюджеттан бу максатлар өчен Татарстан Республикасына  41,059 млн. сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде.

«Мелиорацияне без җитештерү күләмнәрен арттыруда һәм, ахыр чиктә, үзебезнең авыл хуҗалыгының табышлылыгын арттыруда төп инструмент дип саныйбыз. Бу юнәлешкә федераль ярдәм күрсәтү тармакка өстәмә инвестицияләр җәлеп итүгә һәм импортны тиз арада алыштыру мәсьәләләрен хәл итү өчен бүген ил җитәкчелеге куйган бурычларны уңышлы хәл итүгә стимул бирәчәк», - дип билгеләп үтте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев.

Татарстан Республикасы бюджетына әлеге субсидияләр 2014-2020 елларга авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерү буенча федераль максатчан программа кысаларында түбәндәге берничә юнәлешкә бирелә: төзүгә, реконструкцияләүгә, техник җиһазлауга, хуҗасыз мелиоратив системаларны рәсмиләштерүгә, агроурманмелиоратив, фитомелиоратив һәм культуртехник чараларга

Шул максатлар өчен федераль бюджеттан төбәкләргә җибәрелгән субсидияләрнең гомуми күләме 1,865 млрд.сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International