Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республикада сабан чәчүе 1394,1 мең га мәйданда, ягъни фараздан 81 % башкарылган.
Кыр эшләрендә Буа һәм Нурлат муниципаль районнары игенчеләре алда бара, алар барлык мәйданның 88%ын чәчкәннәр. Теләче муниципаль районында бу күрсәткеч 87% тәшкил итә, Әтнә муниципаль районнарында – 86ар %.
Шикәр чөгендерен чәчү төгәлләнеп килә, 15 майга бу культура 56,0 мең га чәчелгән, бу фаразга карата 96% тәшкил итә.
Районнарда бәрәңге утырту дәвам итә – ул 1,2 мең га (15%) мәйданда утыртылган һәм кукуруз 27,0 мең га (76%) мәйданда чәчелгән. Рапс 30,9 мең га (33%) мәйданда чәчелгән. Бөртекле сабан культуралары 959,1 мең га (90%) чәчелгән, шул исәптән бодай - 407,7 мең га (86%), борчак - 57,4 мең га (91%).