Татарстанда cабан культураларын чәчү дәвам итә

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативбелешмәләреннән күренгәнчә, республикада cабан культураларын чәчү 1280 мең га мәйданда башкарылган.

Арпа чәчү төгәлләнеп килә бу культура  385,8 мең га (96%) мәйданда башкарылган, аннан кала борчак  56,7 мең га (90%) мәйданда чәчелгән. Сабан бодае 352,3 мең га (74 %) мәйданда чәчелгән.

Татарстан аграрчылары ашлыкка кукуруз чәчүне дәвам итә, ул  25,1 мең га (71%) җирдә чәчелгән һәм рапс24,4 мең га (27%) мәйданда чәчелгән.

ӘлмәтАрча, Балтач, Буа, БиектауЧүпрәле, Зеленодольск, МинзәләТүбән Кама һәм Тукай муниципальрайоннары бәрәңге утыртуга керештеләр14 майга авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында бәрәңге планлаштырылган мәйданның 9%ында утыртылган.

Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 208,4 мең га мәйданда чәчелгән, ягъни бу планның 73%ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International