Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматыннан күренгәнчә, республикада сабан чәчүе 1049,8 мең га мәйданда, ягъни фараздан 61 % башкарылган. Бөртекле сабан культуралары 752,2 мең га (71%) мәйданда чәчелгән, шулардан 374,5 мең гектардан артык (93%) арпа, 237,0 мең га (50%) бодай һәм52,7 мең га (85%) борчак. Бер көн эчендә республикада 116,4 мең га җир чәчелгән. Бөртекле сабан культуралары чәчү буенча Саба, Әтнә һәм Буа муниципаль районнары алада бара. Бу районнардабөртеклеләрне чәчү планы 90%ка үтәлгән.
Республика районнарында шикәр чөгендере 47,2 мең га мәйданда чәчелгән, рапс – 14,1 мең. га, кукурузы – 17,9 мең га.
Әлмәт, Мамадыш, Менделеевск, Түбән Кама муниципаль районнары рапс чәчүне төгәлләделәр.
Актаныш муниципаль районы игенчеләре кукуруз чәчүне бүгенге көнгә 86%ка үтәделәр, Югары Ослан муниципаль районы – 90%ка.