Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Җиңү Көне белән котлавы

2015 елның 9 мае, шимбә

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән чын йөрәктән котлыйм!

Җиңү Көне һәрвакыттагыча иң яраткан, иң кадерле, иң кайгылы һәм шул ук вакытта иң якты бәйрәм булып кала. Бу бөек көн – безнең әби-бабайларыбызның батырлыгын, кыюлыгын, каһарманлыгын һәм тирән ихтыяр көчен һәрвакыт искә төшерә торган көн. Без 70 ел тыныч, матур тормышта яшибез. Матур киләчәк хакына үз-үзегезне аямыйча, гомерегезне ут астына куеп, дәхшәтле сугыш кырларыннан Бөек Җиңүгә алып килгән юлыгызның бик озын һәм авыр булганын да, ә сугыштан соң, бөтен көчегезне куеп, кыр-басуларда, фермаларда көнне төнгә ялгап фидакарь хезмәт итүегезне дә беләбез. Сезнең бу батырлыкларыгыз, тиңдәшсез хезмәтегез безгә үрнәк булып тора. Сезнең батырлык Ватаныбызның тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.

Елдан-ел ветераннар сафы сирәгәя тораӘмма сезгә булган безнең олы ихтирамыбыз һәм рәхмәтебез көннән-көн арта бара. Буыннар арты буыннар алмашынса да, бик күп дистә еллар үтсә дә, шушы Бөек Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз алдында баш иябез һәм сезнең белән горурланабыз.

Кадерле ветераннар! Шушы күркәм бәйрәм көне уңаеннан сезгә чын күңелдән хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, гаиләгездә иминлек, шатлык-куанычлар телим. Рәхмәт сезгә шушы Җиңү Көнен безгә бәйрәм итеп бүләк иткән өчен! Һәр туган көннең күге аяз һәм илебездә тынычлык булсын!


Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм

азык-төлек министры                                                                                                                                                                     Марат Әхмәтов

 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International