8 майга республика кырларында сабан чәчүе 639,7 мең га мәйданда, ягъни фараздан 37 % башкарылган. Шикәр чөгендере – 27,8 мең га (49%), рапс 6,7 мең га (7 %) чәчелгән.Бөртекле сабан культуралары 478,1 мең га (45%) чәчелгән, шулардан 291,5 мең га артык арпа (73%), 90,1 мең га бодай (19%) һәм 33,4 мең га борчак (54%).
Иң күп мәйбан Сарман муниципаль районында чәчелгән- 33,3 мең га (55%), Нурлат муниципаль районында - 23,4 мең га (52)%, Зәй муниципаль районында - 22,5 мең га (48%), Әлмәт муниципаль районында - 21,6 мең га (48%).
Республика районарында шикәр чөгендерен чәчү дәвам итә. Сарман муниципаль районы аграрчылары - 7 мең га, Нурлат муниципаль районы - 4,3 мең га, Зәй муниципаль районы аграрчылары 3,4 мең га чөгендер чәчкәннәр.
Арча (1,8 мең га), Балык Бистәсе (1,4 мең га), Әлмәт (1 мең га), Спас (0,8 мең га), Чистай (0,5 мең га) муниципаль районнарында рапс чәчәләр. .
Уҗымнарны (83%) һәм күпьеллык үләннәрне (97%) тырмалау ахырга якынлашып килә.