Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматларыннан күренгәнчә, республиканың барлык районнарында сабан чәчүе бара. Чәчү 319,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фараздан 19% тәшкил итә.
Бүгенгә 29,2 мең га мәйданда бодай чәчелгән, арпа – 169,6 мең га, бөртекле сабанкультуралары – 243,7 мең га.
Иң күп мәйдан – (22,1 мең га) – Сарман муниципаль районы аграрчылары тарафыннан чәчелгән, аннан әзрәк калышып Азнакай муниципаль районы - (16,5 мең га), Чистай муниципаль районы - (15,9 мең га) һәм Нурлат муниципаль районы (15,1 мең га) бара.
Республиканың 15 муниципаль районында шикәр чөгендере чәчәләр. Бу юнәлештә Сарман муниципаль районы алда бара, бу районда ул 4,7 мең га мәйданда чәчелгән. Нурлат районында - 2,8 мең га мәйданда,Аксубай муниципаль районында - 1,4 мең га мәйданда, Зәй муниципаль районында - 1,3 мең га мәйданда. Республика буенча шикәр чөгендере барысы 13,5 мең га мәйданда чәчелгән.
Республикада уҗымнарны дым белән каплату 328,5 мең га мәйданда (фараздан 55%), башкарылган,күпьеллык үләннәр - 449,9 мең га (фараздан 94% ).