Шушы көннәрдә Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлеге әгъзалары Ифтарга җыелдылар. Болар - Әфганстан һәм Чечня сугышын узган кешеләр, хәзер махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучыларның гаиләләре, шулай ук сугышчыларга ярдәм итүче волонтерлар иде.
«Чаллы-Бройлер» һөнәр берлеге рәисе Алсу Гайнетдинова элек, пандемиягә кадәр, биредә Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр, ветераннар һәм тылда хезмәт итүчеләр җыелганын сөйләде. Аннары пандемия һәм махсус операция башлану сәбәпле, мондый очрашуларны кичектерергә туры килә. Әмма 2023 елдан һөнәр берлеге СВО катнашучыларының гаиләләре белән даими очрашулар уздыра. Быел берничә мөһим датаны берләштерергә булдык, ди ул: Ватанны саклаучыларны котларга, Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәргә һәм геройларның гаиләләренә ярдәм итәргә.
Мөһим бәйрәмнәр – Ватанны саклаучылар көне (23 февраль) һәм 8 Март – Рамазан аена туры килгәнлектән, бу көнне Ифтар мәҗлесе оештырдылар. Бу - һөнәр берлегенең барлык әгъзалары өчен бердәмлек символы булды. Алар ветераннарга хөрмәт күрсәттеләр, солдатларга һәм аларның гаиләләренә теләктәшлек белдерделәр.
Очрашуда Габдрәшит хәзрәт чыгыш ясады. Ул Рамазанның әһәмияте, сугышта иманның көче турында сөйләде һәм сугышчылардан ишеткән хәтирәләр белән уртаклашты. Ул уртак мәҗлес алдыннан дога укыды.
«Чаллы-Бройлер» һәм «Агросила. Чаллы-МПК» предприятиеләре җитәкчеләре Виктор Гафуров һәм Руслан Гыйләҗев СВО тизрәк бетсен дә, солдатлар исән-имин өйләренә кайтсыннар иде, дигән теләкләр теләделәр. Хатын-кызларны яз бәйрәме белән котладылар. Элеккеге җитәкче Дилшат Ситдыйков 2022 елның көзендә егетләрне ничек хәрби операциягә озатуларын искә төшерде һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
«Вместе к Победе! - Бергә Җиңүгә!» хәрәкәтеннән волонтерлар Диләрә Вахитова һәм Юлия Сушкова «Агросила» җитәкчелегенә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Чаллы волонтерлар төркеме координаторы Валентина Захарова сугышчы өчен иң кирәкле әйберләр салынган капны тапшырды. Аңа зур ярдәм күрсәткәннәре өчен часть командованиесеннән Рәхмәт хаты тапшырдылар.
«Бердәм Россия» бүлекчәсе башкарма директоры Римма Фәсхетдинова предприятие белән хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм ветераннарга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Композитор Илнур Гомәров һәм хәрби хәрәкәттә катнашучының улы Илназ Харисов күңелгә рәхәтлек бирә торган җырлар башкардылар.
СВОда катнашучыларның балалары өчен мастер-класс иң дулкынландыргыч мизгел булды. Алар киндер тукымага һәм сумкаларга рәсемнәр ясадылар, аларның рәсемнәре яктылык һәм өмет белән сугарылган иде. Бәләкәй рәссамнар, дөньядагы бөтен нәрсәне онытып, бу рәсемнәрне бик мавыгып ясадылар.
Болар барысы да батырлыкның вакытка бәйле булмавын күрсәтте. Ветераннар һәм СВОда катнашучыларның гаиләләре бер-берләренә ихтирамлык күрсәттеләр. Волонтерлар, күзгә күренмәс җеп кебек, сугышчыларның ялгыз булмауларын раслап, фронт белән тылны бәйләделәр.
Өстәл янында җылы, дустанә сөйләшүләр булды. Тәҗрибә уртаклаштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр. Волонтерлар гуманитар ярдәм турында сөйләделәр, ә гаиләләр бу аралашуда юаныч һәм таяныч таптылар.
Мондый очрашулар уздыру Ватанга хезмәт итүчеләргә һәм аларның якыннарына ярдәм итүнең мөһимлеген искә төшерү ул. Бу - тантаналы чара гына түгел, ә уртак язмышлар, һәлак булганнарны искә алу һәм җиңүгә ышаныч белән берләшкән зур һөнәр берлеге гаиләсенең очрашуы ул.