Бүген «Казан Агро-2026» АПК казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен ябу тантанасы булды. Күргәзмәдә Россиянең 37 төбәгеннән һәм 2 чит илдән барлыгы 314 компания катнашты. Өч көн эчендә экспозициягә тармакның 12457 профессионалы, шулай ук мәктәпләрдән, урта һәм югары уку йортларыннан 2662 укучы һәм студентлар килде.
Бу өч көн аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа партнерлар эзләү максатында узды. Катнашучылар алдынгы агротехнологияләр, авыл хуҗалыгы техникасы яңалыкларын һәм агросәнәгать комплексы өчен заманча алымнар күрсәттеләр.
“Биредә без фән, бизнес һәм хакимиятнең үзара реаль хезмәттәшлеген күрәбез - инновацион эшләнмәләрдән алып хуҗалыкларда гамәлгә кертелә торган практик чишелешләргә кадәр. Быел экспозиция тагын да киңәйтелде, яңа юнәлешләр барлыкка килде, шул исәптән авыл территорияләрен үстерүнең перспектив векторы буларак агротуризм буенча аерым блок эшләнде.
Күргәзмә мөһим социаль миссияне дә үти - агросәнәгать комплексының кадрлар потенциалын үстерүгә һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен ныгытуга ярдәм итә”, - дип билгеләп үтте ябу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов.
Тантана азагында Ленар Гарипов барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде, экспонентларга дипломнар тапшырды һәм партнерларны булачак «Агроволга – 2026» күргәзмәсенә чакырды.