Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның яңа урынбасары вазыйфасына Марат Кәримовны билгеләп куйдылар. Аның карамагына агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге, техник яктан яңарту секторы, хезмәтне саклау секторы мәсьәләләре керә.
Министр урынбасары Казан дәүләт аграр университетын «Агросәнәгать комплексы предприятиесендә икътисад һәм идарә» юнәлешендәге икътисадчы-менеджер белгечлеге буенча тәмамлаган.
Марат Кәримов агросәнәгать комплексында 2006 елдан бирле эшли, «Сервис-Агро» ҖЧҖендә, «DuPont» ҖЧҖендә, «Натураль продукт» ҖЧҖендә төрле вазыйфалар башкарган. 2019 елдан ул "Кырлай" агрофирмасы" ҖЧҖ генераль директоры вазыйфасында булган.
Министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, Министрлык коллективына Марат Кәримовны тәкъдим итеп, болай диде: “2023 елда Марат Габделхәй улы Татарстан Республикасы Рәисенең кадрлар резервына кертелгән иде. Ул үзен бу эшкә лаеклы итеп күрсәтте. Ул зур тәҗрибәле һәм күп кырлы потенциалга ия".