Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Дубайда уза торган дөньядагы иң эре азык-төлек сәнәгате күргәзмәсе чараларында катнашалар.
Gulfood күргәзмәсенә ел саен 125 илдән 5000нән артык компания җыела, 130000нән артык кеше килә. Күргәзмәнең мәйданы 200 мең кв. метрдан артык. Татарстан күргәзмәдә 2021 елдан бирле катнаша. Бу - тармакта партнерлык элемтәләрен җайга салуның һәм республиканың агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауның нәтиҗәле формаларыннан берсе.
Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Россия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут белән бергә Дубай Экспо Ситида Россия илкүләм стендын ачуда да катнаштылар.
Татарстан Республикасыннан күргәзмәдә 20дән артык экспонентның стендлары тәкъдим ителгән, алар арасында: «Казан май комбинаты» ААҖ, «ФЗП» ҖЧҖ, «ЭМИЗ» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «АЛИФ» ҖЧҖ, «Продэкс» ҖЧҖ, «КӘУСӘР» АХҖК, «Вамин Татарстан» ҖЧҖ, «Хәләл» халыкара сертификацияләү һәм стандартлаштыру үзәге (МЦСИС), «ВТК АКУЛЬЧЕВ» ҖЧҖ, «Экзито» ҖЧҖ, «АгроРост Экспорт» ҖЧҖ, «MLK-Group» ҖЧҖ, «ВМК» ҖЧҖ, «Скопа» ҖЧҖ, «Альтернатива+» ҖЧҖ, «Август Агро» ИК» ҖЧҖ, «Казанские деликатесы» ҖЧҖ, «Таткрахмалпатока» АҖ, «Агронова» ҖЧҖ, «Бәхетле» сәүдә йорты» ҖЧҖ һәм «Арабик групп» ҖЧҖ.
Татарстан алтынчы ел рәттән күргәзмә стендында урын ала. Соңгы күргәзмә нәтиҗәләре буенча 2025 елда 20 экспорт контракты төзелгән иде. Быел стенд мәйданы «Хәләл» стандартлары буенча Татарстан җитештерүчеләренең, шул исәптән шундый продукция алу белән кызыксынучыларның күбәюенә бәйле ике тапкырга диярлек арттырылды.
Узган ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясенең гомуми экспорт күләме 512 млн доллар тәшкил итте, шул исәптән «Хәләл» продукция экспорты — 45 млн доллар. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Татарстан Республикасы ит һәм сөт продукциясен, шул исәптән «Хәләл» стандартлары буенча, көнбагыш мае һәм шрот, бөртекле ашлык, шикәр комы һәм кондитер продукциясен экспортлау мөмкинлегенә ия. Республика агросәнәгать комплексы продукциясенең төп экспортерлары: «Казан май комбинаты» АҖ, «Эссен Продакшн АГ» АҖ, «Агросила» АҖ, «РМ АГРО» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Азбука сыра» ҖЧҖ, «Вамин Татарстан» ҖЧҖ, «Ува – Молоко» ҖЧҖ («MLK-Group» ҖЧҖ), «Акульчев» сәүдә йорты” ҖЧҖ.
“Казан май комбинаты” АҖ - илебезнең май тармагындагы эре һәм динамикалы үсә торган предприятиеләрнең берсе. Компания май продукциясе, соуслар, кетчуплар җитештерү һәм көнбагыш һәм рапс эшкәртү белән шөгыльләнә.
«ЭМИЗ» сәүдә йорты» ҖЧҖ эшчәнлегенең юнәлеше виноградтан һәм витамин комплексларыннан элексирлар җитештерүдән гыйбарәт. Продукция китерү географиясе Россия Федерациясенең барлык төбәкләрен, шулай ук Казахстан, Беларусь, Кыргызстан, Үзбәкстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Малайзия, Согуд Гарәбстанын үз эченә ала.
«Кәүсәр» АХҖК — үрдәк ите һәм ат ите җитештерү һәм эшкәртү предприятиесе. Компаниянең җитештерү линиясе ай саен 300 тонна продукция әзерләү куәтенә ия, ә ассортиментка ысланган һәм какланган деликатеслар, казылыклар, сосискалар һәм паштетлар керә.
“Акульчев” Россия йомшак вафлилар базарында әйдәүче компания булып тора, ул үз эшләнмәләрен Россиядә генә түгел, бөтен дөнья буйлап сата. Компания Россиядә беренче булып йомшак вафлилар, вафли печеньесы һәм macarons пирожныйларын сәнәгати җитештерүне башлап җибәрде.
«Вамин Татарстан» компанияләр төркеме Россиядә сыр һәм сырдан калган сыворотка җитештерү буенча лидерларның берсе булып тора һәм 17 төр каты һәм ярым каты сыр, ак май, спред, сөтле сыр продукты, деминераллаштырылган коры сыр сывороткасы җитештерә. Заводларда һәркөнне 700 тоннадан артык сөт эшкәртелә, аннан 100 тоннадан артык әзер продукция алына.
«MLK-Group» ҖЧҖ компаниясе сөт продукциясе, шулай ук ярым каты һәм йомшак сырлар, спредлар һәм коры сөт продуктлары җитештерү буенча махсуслашкан. Оешма шулай ук Россиядә иң эре сөт эшкәртүче булып тора, ул сөт-чимал эшкәртү күләме һәм сыр җитештерү күләме буенча Россия Федерациясенең Топ-10 компаниясенә, шулай ук керем күләме буенча Россиянең Топ-20 сөт компаниясе исемлегенә керә. Компания елга 18 мең тонна сыр, 9 мең тонна май продукциясе, 14 мең тонна коры сөт продуктлары һәм үзенең «Милково», «Бәрәкәтле» һәм «Молочная Фамилия» брендлары белән 100дән артык төр продукция җитештерә.
«ПродЭкс» ҖЧҖ — «Эссен Продакшн АГ» АҖ компаниясе продукциясен экспортлаучы һәм Россиядә соус продукциясен иң эре экспортлаучыларның берсе. Экспортлана торган продукция — майонезлар, кетчуплар, соуслар, тәмләткечләр һәм джемнар, шулай ук кондитер продукциясе (конфетлар, татлы тәм-томнар һәм десертлар).
«Агро-Рост Экспорт» ҖЧҖ — авыл хуҗалыгы продукциясен, аерым алганда, майлы, кузаклы һәм бөртекле культураларны Европа илләренә экспортлаучы компания. Товарлар китерү географиясе - Үзәк һәм Төньяк-Көнчыгыш Азия илләре: Таҗикстан, Казахстан, Кыргызстан, Монголия. Төп партнерлары - Европа илләре: Польша, Белоруссия, Италия, Испания, Чехия, Словакия, Бельгия, Германия.
«Август Агро» компанияләр төркеме ашлык, майлы культуралар һәм яшелчәләр үстерү һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы техникасын китерү һәм аларга хезмәт күрсәтү, шулай ук агрология һәм авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау белән шөгыльләнә. Үзенең җир мәйданнары, складлар челтәре һәм автопаркы ярдәмендә компания Россиянең үз продукциясе белән эчке базарда да, аннан читтә дә тотрыклы тәэмин итә.