Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасының Саба һәм Лаеш муниципаль районнарында булды.
Саба районының Явлаштау авылында Марат Җәббаров «Иген» авыл хуҗалыгы кулланучылар-эшкәртү кооперативы фермасын карап чыкты. Кооператив эшчәнлегенең төп юнәлеше - тозлы, пешкән, каклаган, ысланган ит җитештерү.
Аннары Эзмә авылында Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбендә агротехнология сыйныфын ачуда катнашты. Биредә укучылар "Нәтиҗәле терлекчелек һәм заманча терлпек азыгы" юнәлеше буенча укытачаклар һәм һөнәри дәрәҗәседә химия, биология, физика, математика, шулай ук агротехнология юнәлешендәге электив курслар алып барачаклар.
Аннары Шәмәрдән авылында Марат Җәббаров «Үсеш» лицеенда «Үсемлекләр генетикасы һәм селекциясе» юнәлеше буенча яңа агротехнология классында булды. Аның инвесторы - “КОМОС ГРУПП” ҖЧҖ.
Министр, республиканың агросәнәгать комплексы барлык юнәлешләр буенча үсә һәм тармакны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк, дип билгеләп үтте. Моның өчен республика территориясендә инде 10 агротехнология сыйныфы ачылды, тагын 10 класс ачу планлаштырыла, анда 550 бала перспектив юнәлешләр буенча белем алачак, диде ул.
«КОМОС ГРУПП» ҖЧҖнең идарәче акционеры Андрей Шутов, биредә федераль программа буенча агросәнәгать комплексының булачак белгечләре әзерләнәчәк, дип ассызыклады. “Без, бергәләп, укучыларга авыл хуҗалыгында эшләү перспективаларын күрү һәм тармакның квалификацияле белгечләре булу өчен шартлар тудырабыз”, - диде ул.
Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров шулай ук Тимершык авылында, Килдебәк авылында һәм Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогында агротехнология класслары ачты. Аларның инвесторлары - «ПМК» ҖЧҖ һәм «Саба» ҖЧҖ.
Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбендә агротехкласс - «Агроинженерия» юнәлешендә, Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә - «Азык-төлек җитештерүдә биотехнологияләр» юнәлешендә, ә Байлар Сабасы шәһәр тибындагы гимназиясендә «Чәчәк үстерү» белгечлеге буенча ачылды.
Аннары Лаеш муниципаль районында министр “Октябрьнең 25 еллыгы” ис. МБМУда «Киләчәк кошчылыгы: технологияләр һәм идарә» юнәлеше буенча яңа агротехнология классын ачуда катнашты. Ул түбәндәге иң заманча технологик җайланмалар белән җиһазландырылган: исәпләү блогы белән интерактив комплекс, оптик приборлар белән эшләү өчен цифрлы видеокамера, йомыркадагы яралгының үсешен күзәтү өчен ооскоп, инкубатор, суэчкеч, утлык, контроль-үлчәү инструментлары комплекты.
Министр, һәр агроклассны ачу - педагогларның, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең уртак эше нәтиҗәсе, һәм, әлбәттә инде, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисенең зур ярдәме белән, дип билгеләп үтте. «Без инвесторларга проектка ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле һәм агротехкласслар педагогларына аерым рәхмәтебезне белдерәбез, аларга агробелем бирүне үстерүгә кертүләре өчен кызыксындыру түләүләре каралган», — дип өстәде ул.
Агымдагы елда Татарстан Республикасы «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына керде. Аның кысаларында «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырыла, аның төп бурычлары - модернизацияләү, объектларны җиһазлау, фәнни хезмәткәрләргә торак төзү, агрокласслар булдыру һәм фәнни хезмәткәрләргә кызыксындыру түләүләре бирү.