Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова катнашты.
Киңәшмә барышында катнашучылар Әлмәт муниципаль районы агросәнәгать комплексының агымдагы торышы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Дәүләт ярдәме чараларына, үсемлекчелек, терлекчелек тармакларын, кече хуҗалыкларны үстерүгә, шулай ук инженер-техник тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде.
Марат Җаббаров, республикада агросәнәгать комплексына һәрьяклап дәүләт ярдәме күрсәтелә, дип билгеләп үтте һәм тармакны финанслау чараларында актив катнашырга өндәде.