Министрлыкта Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветеранын котладылар

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераны Илгис Гобәйдуллинны юбилее белән котладылар.

Илгис Бари улы үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул, һөнәри эшчәнлек чорында “Берсут” (“Бөрсет”) җәнлек совхозында директор булып эшләп, үзен оста һәм компетентлы оештыручы, кул астында эшләүчеләргә ярдәмчел, игътибарлы, кайгыртучан җитәкче итеп күрсәтеп, хезмәттәшләре арасында ихтирам һәм абруй казанган олуг зат.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән ветеранны министр урынбасары Гөлүс Баязитов котлады һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Ул ветеранның республика агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлешен югары бәяләде һәм аңа нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм алга таба озак еллар актив тормыш алып баруын теләде.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Марс Алиев Илгис Гобәйдуллинга Котлау хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International