Бүген Россельхозбанкның «Своё Медиа» медиаплатформасында «Фермер мәктәбе»н узучылар һәм быел 30 сентябрьдә башланган яңа укуларда катнашучылар белән туры эфир узачак. Очрашуның тәҗрибәле катнашучылары үз эшләре турында һәм аларның үз идеяләрен уңышлы бизнеска әйләндерүдә ничек ярдәм итүләре турында сөйләячәкләр. Яңалары укуның беренче ае тәэсирләре белән белән уртаклашачаклар һәм туплагн белемнәрен ничек тормышка ашырырга планлаштырулары турындагы фикерләрен җиткерәчәкләр; аларны эш белән укуны бергә алып барырга нәрсә этәрә, укырга керү турында уйланучыларга нәрсәгә аерым игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Укырга килүчеләр алган белемнәрен гамәлгә ашыру үрнәкләре белән таныша алалар, керү һәм чыгарылыш эшләренә әзерлек буенча киңәшләр ала, шулай ук яшь фермерларга гына түгел, ә тармак профессионалларына да кызыклы булырлык сораулар биреп, аларга җаваплар ала алачаклар.
Очрашуда Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кәдермәтова, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты директоры Марат Низаметдинов, тәҗрибәле эшкуарлар - агроферма хуҗасы Татьяна Кирова, ярымфабрикатлар һәм казылыклар җитештерүче Айсылу Буриева, «әкәм-төкәм» фермеры Рамил Галимҗанов, терлекче һәм ит эшкәртүче Гөлназ Щукина, яшь фермерлар Оксана Петрова һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Булат Хәбибуллин, шулай ук яңа юнәлеш үзләштерү теләге белән инде икенче тапкыр «Фермер мәктәбе»ндә уку процессында катнашучы Алмаз Якупов булачак.
Бүген 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) булачак очрашуга кушылыгыз һәм түбәндәге сылтама буенча спикерларга сорауларыгызны хәзер үк бирә аласыз:
https://svoefermerstvo.ru/svoemedia/live/shkola-fermera-uverennyj-put-v-mir-sel-skogo-hozjajstva