Арчада үсемлекчелекне үстерүгщ йомгаклар ясадылар һәм яңа сезонга перспективалар турында фикер алыштылар

2025 елның 3 октябре, җомга

Бүген Арча районының Шурабаш авылында семинар узды, анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин катнашты. Чара узган авыл хуҗалыгы елында үсемлекчелек тармагын үстерүгә йомгаклар ясауга һәм Арча муниципаль районында алдагы чорга стратегик ориентирларны билгеләүгә багышланган иде.

Чара барышында катнашучылар киләсе 2026 елда үсемлекчелек өлкәсенә дәүләт ярдәменә кагылышлы, федераль дәүләт мәгълүмат системасындагы (ФГИС) эшне дә кертеп, төп мәсьәләләрне җентекләп карадылар. Аммоний сульфат карбамидының бөртекле культуралар уңышын арттыруга йогынтысына, комплекслы сыек ашламаларның заманча технологияләренә һәм авыл хуҗалыгы объектларын биологик яклау таләпләрен үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр.

Теоретик өлештән тыш, күчмә практика да оештырылды. Катнашучылар көзге культуралар чәчүлекләренең сыйфатын бәяләделәр, туфрак эшкәртүнең заманча ысулларын өйрәнделәр һәм «Заря» агрофирмасы” ҖЧҖ предприятиесе мисалында ашлыкны саклау технологияләре белән таныштылар.

Туфракның уңдырышлылык дәрәҗәсендәге аермаларга карамастан, заманча агротехнологияләр куллану хуҗалыкка яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде: уртача уңыш гектардан 49-50 центнер тәшкил итте, бу Татарстан аграрийлары хезмәте нәтиҗәсенең иң яхшы күрсәткече булып тора.

Семинар тармакта катнашучылар өчен мөһим вакыйгага әверелде, киләчәктә дә инновацион чишелешләр кертү һәм районда авыл хуҗалыгын үстерүгә тотрыклы караш булдыру кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International