Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, тармак алдынгылары һәм ветераннары катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексында эшләүче татарстанлыларны, шулай ук авыл хуҗалыгына катнашы булган кешеләрне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.
Татарстан Рәисе үзләренең авыр, әмма яраткан эшләренә дистәдән артык елларын багышлаган ветераннарны сәламләде, авыл хезмәтчәннәрен һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Ул, быел республика кырларында мул уңыш үстерелде – чистартылганнан соң 4,5 млн тонна ашлык (ашлык кукурузын да кертеп) җыелды. 2 млн 300 мең тонна шикәр чөгендере, 1 млн 100 мең тоннадан артык бәрәңге һәм яшелчә җыю планлаштырыла, терлекләрне продуктив кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән, дип билгеләп үтте.
«Бу - безнең аграрийларның һөнәри осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе, моның өчен аларга зур рәхмәт», - дип, мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга.
Бөртеклеләр иң күп күләмдә Буа, Тәтеш һәм Арча районнарында суктырылган. Чынлы (Чүпрәле районы), Тукай (Әтнә районы), Вахитово (Кукмара районы) авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук алдынгы агрохолдинглар - Чистай, Продпрограмма, АвгустАгро лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов алдынгы комбайнчыларны алкышлар белән сәламләргә тәкъдим итте. Болар - Минзәлә районыннан Владислав Гарнышев; Чүпрәле районыннан Алексей Павлов; Буа районыннан Марат Алимов. Залда шулай ук «Агроном» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия конкурсы җиңүчесе – Актаныш районыннан Рүзил Зәкиев һәм «Яшелчәче» номинациясендә призлы урын яулаган Арча районыннан Раил Шакирҗанов та бар иде.
Татарстан Рәисе сөт җитештерү буенча республикада лидерлыкны саклаучы терлекчеләргә аерым рәхмәт белдерде.
Мондый нәтиҗәләргә традицион лидерлар - тәүлеклек савымны биш йөз тоннага җиткергән Кукмара районы, Әтнә, Балтач һәм Саба районнары өлеш кертә, алар һәркөнне дүрт йөз тоннадан артык сөт савалар.
Ул Минзәлә районын аерым билгеләп үтте, анда мөгезле эре терлекләрнең баш саны һәм ит җитештерү иң югары үсештә; Тукай районы – республиканың дуңгызчылык һәм кошчылык сәнәгать үзәге. Үз эшенең алдынгы осталары арасында югары савымлы сыер савучылар: Кукмара районыннан Мария Петрова һәм Актаныш районыннан Таңсылу Мөхәммәтдинова билгеләп үтелде. Ит терлекчелегендә иң яхшылардан булып Балык Бистәсе районыннан Екатерина Лылова, Әтнә районыннан Нияз Хәкимуллин танылды. Дуңгызлар симертү буенча - Буа районыннан Илдар Юнысов һәм Әгерҗе районыннан Денис Лисин.
Кошчылыкта иң яхшылар - Лаеш районыннан Ольга Чашина һәм Әнисә Дәүләтшина.
Бөтенроссия зоотехниклар конкурсы призеры Рамилә Вәлиулина һәм машина белән сыер саву операторлары арасында Бөтенроссия конкурсы призеры Рузилә Латыйпова аерым билгеләп үтелде.
Барлык алдынгыларыбызның исемнәрен әйтеп бетереп булмый - без сезнең барыгызга да хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Быел без бик мөһим датаны – Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үттек. Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкы бик авыр шартларда фронтны һәм тылны - азык-төлек белән, ә сәнәгатьне чимал белән фидакарьләрчә тәэмин итте, - диде аннары Рөстәм Миңнеханов. - Тыл хезмәтчәннәребезгә уртак Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бүген республика аграрийлары, Ватаныбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, сугыш кырында Җиңүне якынайтып, данлыклы традицияләрен дәвам итәләр. Татарстанда һәм Россиядә бу ел Ватанны яклаучылар елы дип игълан ителде. Әйтергә кирәк, туган якларына кайткан махсус хәрби операция (СВО) ветераннары илебез һәм республикабыз иминлеге өчен тырышып эшләүләрен дәвам итәләр. Бүген андый Геройлар бу залда да бар. Ватанны яклаучыларыбызга кул чабуыгызны сорыйм".
Аграрийларның көндәлек фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан төп азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итә. Җитештерү күләмнәре буенча Татарстан - Идел буе федераль округында беренче; Россия буенча лидерлар өчлегендә. Мондый казанышларны исәпкә алып, безнең бурыч – тышкы базарларга чыгу. Шунысы куанычлы, республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләме елдан-ел арта бара, диде Татарстан Рәисе.
Без фермер хуҗалыкларына ярдәм итүне дәвам итәбез, дип искәртте ул, фермерларның тулы бер династия булып эшләвенә мисаллар шактый. Бүген бу залда Әгерҗе районыннан фермерларның зур гаиләсе – Әнсәрия Сәхипова һәм аның уллары Дамир һәм Илнур бар, алар 1,5 мең гектар җир эшкәртәләр, җиде йөздән артык мөгезле эре терлек асрыйлар.
Залда шулай ук – Питрәч районыннан Анастасия Александрова – ул «Аграр эшкуарлык - киләчәк векторы» бөтенроссия конкурсында җиңүче.
Мондый кешеләрдә – авылларыбызның киләчәге, дип саный Рөстәм Миңнеханов, мондый мисалларның күбрәк булуы мөһим. Төп юнәлеш – шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү. Бүген ул - дистәләгән мең гаилә өчен керем чыганагы, авылларның таянычы.
Татарстанда авылда тормыш сыйфатын күтәрү буенча зур эш алып барыла. Мәсәлән, беренчел медицина-санитария ярдәме модернизацияләнә; мәдәни үзәкләр һәм спорт мәйданчыклары төзелә; су белән тәэмин итү, урамнарны яктырту яхшыра һәм башка бик күп нәрсәләр.
“Без бу мәсьәләгә аерым игътибар биргәннәре өчен Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинга, илебез Хөкүмәтенә һәм Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәтле. Авылга ярдәм итү һәрвакыт безнең беренче чираттагы бурыч була, без киләчәктә дә бу юнәлештә эшләячәкбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул, авыл хуҗалыгында төп бурычларның берсе - квалификацияле кадрлар әзерләү һәм фәнни потенциалны үстерү, дип искәртте. Авылга кадрлар җәлеп итү өчен яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр 750 мең сумга кадәр арттырылды. Кадрларны җәлеп итү һәм тотып калу эшләрен авыл хуҗалыгы предприятиеләре үзләре дә башкарырга тиеш. Яшь белгеч, укуларын тәмамлаганнан соң, гарантияле эшкә урнашу һәм ярдәм булуы турында белүләре мөһим.
“Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм! Тырыш хезмәтләрее һәм Татарстан үсешенә керткән өлешләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә, һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим”, - диде Татарстан Рәисе.
Авыл хезмәтчәннәрен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре белән бүләкләү тантанасы булды.
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән «Татарстанның элиталы орлыклары» бөртекле культуралар орлыклары җитештерү ассоциациясе генераль директоры Еров Юрий Васильевич бүләкләнде.
Арча муниципаль районының «Курса МТСы» ҖЧҖ директоры Гыйләҗетдинов Рәүф Гыймадетдин улы «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
«Азбука сыра» ҖЧҖ филиалы - «Мамадыш заводы» директоры Әхмәтшин Мәкъсүт Мәхмүт улына «Россия Федерациясенең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.
Түбәндәгеләргә «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде: Кама Тамагы муниципаль районының «Август - Кама Тамагы» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы җитештерүе тракторчысы-машинисты Гундоров Александр Борисовичка; Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Зәй муниципаль районындагы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Камалиев Фәргать Талверт улына; Спас муниципаль районының "Семушкин Юрий Анатольевич" крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Семушкин Юрий Анатольевичка; Актаныш муниципаль районының «Нигез» ҖЧҖ директоры Ялилов Дамир Әмин улына.
Барлыгы 30дан артык дәүләт бүләге тапшырылды.
Марат Җаббаров, агымдагы елда килеп туган катлаулы шартларга карамастан, Татарстан аграрийлары, тармакның өзлексез эшләвен тәэмин итеп, аның тотрыклы үсешен саклап калып һәм барлык төп юнәлешләр буенча җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттыруга ирешеп, югары профессионализм күрсәттеләр, дип белдерде.
Аның әйтүенчә, яшь буынның энергиясе һәм традицион процессларга яңа карашы алга таба барырга, инновацион технологияләрне үзләштерергә һәм яңа үрләргә ирешергә дәртләндерә. «Бергәләп без тагын да күбрәк уңышлар һәм казанышлар булдыра алачакбыз", - диде министр.
Марат Җаббаров, агымдагы елда килеп туган катлаулы шартларга карамастан, Татарстан аграрийлары, тармакның өзлексез эшләвен тәэмин итеп, аның тотрыклы үсешен саклап калып һәм барлык төп юнәлешләр буенча җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттыруга ирешеп, югары профессионализм күрсәттеләр, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, яшь буынның энергиясе һәм традицион процессларга яңа караш алга таба барырга, инновацион технологияләрне үзләштерергә һәм яңа үрләргә ирешергә дәртләндерә. “Бергәләп без тагын да күбрәк уңышларга һәм казанышларга ирешә алабыз”, - диде министр.