27 сентябрьдә иртәнге 7:00 сәгатьтә «Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре - 2025» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәсе ачыла. Үз продукциясен республиканың 43 муниципаль районы һәм 300 мәгариф оешмасы алып килә.
Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Күргәзмәдә шәһәр халкына һәм кунакларга арзанрак бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе, бакча кирәк-яраклары, тегелгән, текстиль әйберләре, пешкән ризыклар, мәктәп укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар кулы белән эшләнгән көнкүреш әйберләре тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә кысаларында бай мәдәни программа планлаштырылган, анда муниципаль районнарның иҗат коллективлары чыгышлары, халык җырлары һәм биюләре, шулай ук милли традицияләрне күрсәтү каралган.
Мәйданчыкта шулай ук традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә була, анда кош ите, терлек ите, дуңгыз ите, йомырка, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре сатылачак.
Ярминкә-күргәзмә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасы территориясендә төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.