Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл тормышы турында язучы иң яхшы авторларны бүләкләячәк

2025 елның 23 сентябре, сишәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «МедиаПоле» илкүләм премиясенә старт бирде. Авыл тормышы һәм авыл территорияләрен үстерү турындагы материалларның иң яхшы авторлары Мәскәүдә финалда очрашачак.

Проект «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Премиянең төп максатлары - Россиянең шәһәр чите территорияләрендәге тормыш турында материаллар тудыручы медиаконтент авторларын ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук яшьләрне сыйфатлы медиапроектлар булдыруга җәлеп итү.

«МедиаПоле» илкүләм Премиясендә 18 яшьтән зуррак булган Россия Федерациясе гражданнары - аерым авторлар, блогерлар, студентлар, яшь белгечләр, медиаконтент авторлары катнаша ала.

Премиягә гаризалар 17 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Жюри составына медиасфераның танылган экспертлары керәчәк, алар 100 иң яхшы проектны сайлап алачак. Ноябрь ахырында финалистлар Мәскәүдә очрашачаклар, анда ике көнлек эшлекле программада катнашачаклар, танылган блогерлар һәм тармак экспертлары белән танышачаклар, шулай ук илнең иң яхшы медиаүзәкләрендә булачаклар. Җиңүчеләргә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы дипломнары һәм сертификатлары биреләчәк. Приз фонды 4,5 миллион сум каралган.

Гаризалар бирү формасы һәм төгәл мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында: медиаполе.рф, шулай ук социаль челтәрләрендә урнаштырылган.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International