Kazan Digital Week-2025: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Ростелеком» хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Ростелеком» гавами акционерлык җәмгыяте арасында элемтә инфраструктурасын үстерү, республика агросәнәгать комплексының агрометеорология программасын цифрлаштыру һәм цифрлы элемтә инфраструктурасын үстерү, шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләрнең һәм цифрлы сервисларның сыйфатын һәм алардан файдалану мөмкинлеген арттыру өчен чишелешләр эзләү мамксатларында хезмәттәшлепк итү турында килешү имзаланды.

Хезмәттәшлек турындагы килешүгә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «Ростелеком» ГАҖнең Татарстан Республикасы филиалы директоры Павел Гонцов кул куйдылар.

Яклар цифрлы трансформацияне тәэмин итү, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мәгълүмат-телекоммуникация һәм метеорология инфраструктурасын үстерү максатларында үзара хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International