«Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру трендлары һәм авыл хуҗалыгындагы инновацияләр турында фикер алышачаклар

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Kazan Digital Week — 2025» халыкара форумы эшли башлады. Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, импортны алмаштыру һәм импортны узу бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны берләштерүгә, Россия Федерациясенең халыкара хезмәттәшлектә лидерлык нигезе буларак, технологик суверенитетны һәм белешмәләр суверенитетын тәэмин итүгә ярдәм итү.

«Kazan Digital Week — 2025» форумында агросәнәгать комплексын цифрлаштыру трендлары һәм «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән авыл хуҗалыгында инновацияләр турында фикер алышачаклар.

Авыл хуҗалыгында һәм дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр юнәлеше буенча түбәндәге темалар буенча түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла: «Хуҗалыкны ясалма интеллект белән яңа дәрәҗәгә чыгарабыз», «Цифрлы технологияләр нәтиҗәлелек сагында», «АПКны цифрлаштыруга дәүләт ярдәме», «Төгәллек кайда — уңыш шунда: яңа буын агрономиясе» һәм «Агросәнәгать комплексында фән һәм технологияләр: цифрлы трендларны һәм чишелешләрне анализлау».

Форум 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, программа белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://kazandigitalweek.com/.

Онлайн-трансляцияләрне шәхси кабинетта форум сайтында, шулай ук ВКонтакте бергәлегендә - https://vk.com/kazandigitalweek - карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International