Узган ялларда Вологда өлкәсендә узган «Һөнәре буенча иң яхшы» бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясадылар. Татарстан Республикасы Арча районыннан Раил Шакирҗанов «Яшелчәче» номинациясендә илнең иң яхшы яшелчәчеләре өчлегенә керде. «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсының «Яшелчәче» номинациясендәге федераль этабы «Хезмәт кешесе» төбәк проекты кысаларында оештырылды, ул «Кадрлар» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.
Конкурс Н.В. Верещагин исемендәге Вологда дәүләт сөтчелек академиясе базасында ике көн дәвамында узды. Катнашучылар, агрономия, селекция, үсемлекләрне яклау өлкәсендә тирән теоретик белемнәрен күрсәтеп кенә калмыйча, аларны практикада да күрсәттеләр. Эксперт-жюри конкурсантларның авыл хуҗалыгында реаль эш шартларын чагылдырган катлаулы биремнәрне үтәү осталыкларын бәяләде.
Абсолют җиңүче булып Чувашия Республикасыннан Екатерина Авакумова танылды һәм ул бер миллион сум күләмендә төп призны алды. Икенче урынны Вологда округының Майский поселогыннан КФХ башлыгы Алексей Свинцов алды. Өченче урында Татарстан Республикасыннан Раил Шакирҗанов булды. Аңа 300 мең сум акча бирелде. Бүләкләү тантанасы декабрьдә Мәскәүдә узачак.