Марат Җәббаров "АгроНТРИ-2025" конкурсында катнашучыларга: "Сез - Россия агросәнәгать комплексының киләчәге"

2025 елның 27 августы, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт аграр университеты базасында авыл җирлекләрендәге һәм кече шәһәрләрдәге гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «АгроНТРИ-2025» бөтенроссия конкурсының финал ярышлары башланды. Конкурс авыл мәктәпләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында үткәрелә һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән чаралар исемлегенә керә.

Чарада Инновацияләргә ярдәм фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник, Татарсавыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев катнаштылар.

Конкурсны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләти хәрәкәт ярдәмендә Инновацияләргә ярдәм фонды, АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе һәм «ЦентрПрограммСистема» ДК оештыра.

Финалда Россиянең 21 төбәгеннән «АгроКоптерлар», «АгроРоботлар», «АгроКосмос», «АгроМетео», «ДоброПчел», «АгроБио», «АгроВет», «АгроСмарт», «АгроРоверлар» һәм «АгроСити» номинацияләре буенча 241 укучы катнаша.

Марат Җәббаров «АгроНТРИ-2025» конкурсында катнашучыларга: «Сез – Россия агросәнәгать комплексының киләчәге. Конкурска тәкъдим ителгән сезнең проектлар – акыллы һәм нәтиҗәле авыл хуҗалыгы булдыруга беренче адымнар. Безнең кырларда һәм фермаларда нәкъ менә сезгә цифрлы технологияләр һәм роботлаштыруны кертергә туры киләчәк».

Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев: “Безнең конкурс Казан дәүләт аграр университеты өчен менә дигән традициягә әверелүенә һәм Россиянең төрле төбәкләреннән катнашучылар булуына без бик шат. Без ышанабыз, конкурста катнашучылар үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәтә алырлар, шулай ук яңа дуслар табарлар һәм тәҗрибә туплый алырлар”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International