Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов булачак беренче сыйныф укучыларын тантаналы рәвештә алдагы Белем көне белән котлады.
Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды. Балалар Министрлыкның эше, авыл хуҗалыгының республика өчен һәм безнең һәрберебез өчен никадәр мөһим булуы турында кызыксынып тыңладылар. Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шушы балаларга киләчәктә Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерергә, яңа технологияләр кертергә һәм төбәкнең азык-төлек иминлеген тәэмин итәргә кирәк булачак. Очрашу ахырында Ленар Гарипов беренче сыйныф укучыларына зур уңышлар, ныклы белем һәм ачышлар теләде һәм һәркемгә сертификатлар тапшырды.
Соңыннан балаларга Казан Кремле буйлап кызыклы экскурсия уздырдылар һәм бәйрәм өстәле оештырылды. Балалар бүген узган көн турында хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, мәктәптән нәрсә көткәннәре һәм киләчәктә кем булырга хыялланулары турында сөйләделәр.
Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына шундый матур, күңелле бәйрәм оештырган өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Алар, балаларга мондый игътибар, бигрәк тә мәктәпкә керү кебек мөһим вакыйга алдыннан, зур әһәмияткә ия һәм укуга уңай омтылыш тудыра, дидлеләр.
Чара азагында истәлек өчен фотога төштеләр. Бу көн, һичшиксез, булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары күңелендә иң якты һәм матур истәлек булып калачак.