Оксана Лут Казанда: 2030 елга үзебезнең орлыклар өлеше 75%ка җитәргә тиеш

2025 елның 22 августы, җомга

Россиядә 2024 елга үзебезнең орлыклар өлеше 67,6%ка кадәр артты. 2022 елда ул 60,3% булган. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут Казанда узган «Русское поле – 2025» бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының пленар утырышында җиткерде.

“2022 елда барысы да үзгәрде. Күпчелек тармакларда без халыкара кооперациядән чыктык. Шуңа күрә, шундый хәлдә калганда, үзеңә нәрсәдер эшләргә кирәклеге турында уйларга туры килә. Орлыклар белән тәэмин итүнең тотрыксызлыгына бәйле очраклар булды. Ә хәзер менә күбесенең яңадан безнең белән эшләргә теләкләре бар, хәтта дустанә булмаган илләр дә. Әмма катлаулы вәзгыятьне узарга туры килде”, - дип сөйләде ул.

Федераль авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, 2022 елга кадәр үзебезнең орлыкларны куллану төшә башлады, үзебезнең эшләнмәләргә дә ихтыяҗ булмады, чөнки түбән маркетинг аркасында алар турында беркем дә белми иде, дип өстәде.

“Безнең базарны чит күрделәр. Үз базарыбызны булдырырга кирәк иде, үзебезнең җитештерүчеләр өчен, аларны кызыктырырлык нәрсәләр барлыгын, ихтыяҗ булырлык нәрсәләр эшләнә икәнен аңласыннар өчен. Нәтиҗәләр, тулаем алганда, барлык культуралар буенча да яхшы булыр, дип ышанам, кайдадыр, бәлки, безнең селекцияләр дә рекордлы уңыш бирер. Быелгы нәтиҗәләрне карарбыз, ничек булыр”, - диде ул.

Оксана Лут әйтүенчә, 2023 елда башланган эш «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының нигезенә салынган. Хәзер азык-төлек иминлеге кысаларында 2030 елга үзебезнең орлыклар өлешен 75%ка җиткерү бурычы куелды.

“Үсемлекләр өлешендә фәнни эшләнмәләрне, селекцияне, генетиканы үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Бездә моңа кадәр дә дәүләт ярдәменең билгеле бер чаралары бар иде, ә хәзер бу проект кысаларында конкретрак чаралар барлыкка килде. Һәм бу базарда барлык катнашучыларга нәрсәгә омтылырга кирәклеге аңлашылды. Элиталы орлыкчылыкны үзебезнең селекция өчен генә субсидияләү механизмы эшли башлаячак. Киләсе елдан «элита» кысаларында гына илебез селекциясенә ярдәм булачак”, – дип ассызыклады ул.

Министр, саклана торган эшләнмәләргә субсидияләрне әлегә беркем дә алмаган, дип билгеләп үтте. “Якын арада бу субсидияләрне эш нәтиҗәләрен күрсәткән кешеләр ала алачак. Без яхшы фәнни нигезе булган барлык фәнни учреждениеләргә һәм югары уку йортларына аудит ясадык, аларның матди-техник базасына аудит уздырдык”, – дип белдерде ул.

Моннан тыш, «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырыла, ул шулай ук фәнни институтларның матди-техник базасына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

“Шуңа күрә 2030 елга бездә барлык кирәкле җайланмалар булачак. Ягъни, матди-техник яктан караганда, бездә барысы да өч ел элек булганнан күпкә яхшырак булачак. Һәм төп бурычларның берсе - үзебезнең эшләнмәләр өчен тизләтелгән форматта дәүләт комиссиясе кысаларында теркәлү мөмкинлеге. Тизләтелгән процедура инде якын арада товар орлыкларына да чыгачак”, - диде РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Аның фикеренчә, селекционерлар һәм орлыкчылар, чәчү материалы булдырганда, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ихтыяҗларын һәм климат үзгәрешләрен исәпкә алырга тиеш.

“Безнең бөтен продукция иминлек регламенты таләпләренә туры килергә тиеш. Һәм тагын, без аның күләмен арттырырга тиеш”, - дип йомгаклады Оксана Лут үз чыгышын.
 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International