Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нең 10нчы юбилей бәйрәме узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнаштылар.
Ат спорты фестивале кысаларында 40, 80, 160 км арада ат чабышлары, шулай ук татар, чиста канлы, ярым катнаш токымлы, җирле токымлы атларда чабышлар узды. Шулай ук төрле конкурслар, ярышлар, күргәзмәләр, күрсәтмә чыгышлар һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылган иде. Татар эстрадасы йолдызлары чыгышы чарага бәйрәм рухын өстәде.
Ат чабышларыннан тыш, ат үрчетүчеләр иң матур бизәлгән арба, иң җитез арбачы конкурсларында үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәтә алдылар, атларны даганлау буенча осталык классы оештырылды.
“Бүген безнең алда мөһим бурыч тора – татар атчылыгының данлыклы традицияләрен саклап калу гына түгел, ә аларны арттыру, үзебезнең уникаль татар токымын популярлаштыру. Ышанам, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм безнең уртак тырышлыгыбыз белән без атчылыкның абруен күтәрә алачакбыз, ат тотучыларга һәм ат үрчетүчеләргә ярдәм итә алачакбыз”,- дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Министр, фестивальнең географиясе, Россиянең атчылыкка битараф булмаган төрле төбәк вәкилләрен берләштереп, киңәя баруы аеруча зур әһәмияткә ия, диде. “Бүген без татарстанлыларны гына түгел, илебезнең 11 төбәгеннән катнашучыларны сәламлибез: Төньяк Осетия-Алания, Пенза өлкәсе, Самара өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Пермь крае, Кабарда-Балкар Республикасы, Башкортостан, Чувашия, Марий Эл республикалары”, - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Татар атлары чабышында 1800 метрлы дистанциядә «Ат көне» призына Әхмәт Усманов «ТР Барсы» айгырында җиңү яулады.
Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призына 1800 метрлы дистанциядә Әмир Әмәтов «Клад Лео» атында җиңү яулады.
«Аргамак» призына ярымканлы атлар арасында 1800 метр дистанциядә «Солтан Басс» айгырында җайдак Александр Кайновка тиңнәр булмады.
«Авыл егетләре» призына 1800 метрга чабышта «Малютка» атында Ильяс Якупов беренче булып финишка килде.
Шулай ук «Атларда көрәш» (Аударыш) милли ат спорты төре буенча көрәшләр дә булды. 70 кг-га кадәр авырлык категориясендә Вилдан Ямангулов җиңде; 90 кг-га кадәр — Илнур Гобәйдуллин; 90 кг-нан артык авырлык категориясендә Илнур Әхмәтов җиңүче булды.
Ә 40 чакрымга бөтенроссия ат чабышында Пенза өлкәсеннән «Госпожа» атында Андрей Клякин җиңү яулады. Ә 80 чакрым арада «Салют» айгырында Мәскәү өлкәсеннән Дмитрий Мануйлов җиңде, шул ук дистанциядә яшүсмерләр арасында «Баунти» атында Татарстаннан Виктория Безрук беренче булды. 160 чакрым арада атлар чабышында «Хайдар» айгырында Кабарда-Балкар Республикасыннан җайдак Замир Зуховка тиңнәр булмады.
Әлеге чара "Туризм һәм кунакчыллык" илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.