Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Тататарстан агросәнәгать комплексы ветераны Минҗамал Мифтахованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Минҗамал Мифтахова быел үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Күп еллар нәтиҗәле хезмәте белән ул республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Күп медальләр һәм орденнар, шул исәптән СССРның ВДНХ алтын медале белән бүләкләнә.
Сугыш елларында Минҗамал «Карл Маркс» колхозында эшли: заманында ул урак белән иген ура, кул белән суктыра, дуңгыз көтүен көтә. Авыр еллар була чакта. Көзгә кергәндә кырда калган бәрәңгеләрне, үлән, кузгалак, сверегубза, җиләк-җимеш, гөмбә, башак калдыклары белән тамак туйдыра торган булган. Тамак ялы өчен ялгыз карчыкларга чишмәдән су китерә торган була.
Ветеран бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. 1959 елдан 1995 елга кадәр Биектау муниципаль районының «Биектау» терлек азыгы совхозында терлекче булып эшли.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров исеменнән министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов юбилярга Биектау муниципаль районының социаль-икътисадый куәтен ныгытуга керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Рәхмәт хатын тапшырды.
Авыл хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеше, һөнәри осталыгы һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Минҗамал Мифтахова Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советыннан котлау хаты һәм «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен алды.
Юбилярларны котлауда Татарстан Республикасы АПКсының Ветераннар Советы Президиумы рәисе Марс Алиев һәм әгъзасы Наил Сабиров, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар Советыннан Биектау муниципаль районындагы җаваплы вәкиле Гыйльметдинов Рәфыйк Җамалетдин улы катнашты.