Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән берничә муниципаль районда булды. Сәфәр барышында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты, «Казаньсельмаш» ҖЧҖнең фермер хуҗалыкларын һәм җитештерү комплексын карап чыкты. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Беренче булып Зеленодольск муниципаль районында булдылар, анда Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы объектлары эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук район активы вәкилләре белән очраштылар.
Рөстәм Миңнеханов һәм министр «Җиләкле үзән» фермер хуҗалыгында (Олы Яке авылында) булдылар. Хуҗалык 2012 елдан бирле эшли. Биредә биш төрле җиләк: кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, җир җиләге, альпийский җиләге үстерәләр. Объектның 800 тонна җиләккә исәпләнгән мультитемпературалы комплексы, продукция сату өчен махсуслаштырылган кибете бар. Төп сату базарлары - Казан һәм Зеленодольск районы. Рөстәм Миңнеханов җиләк плантацияләрен карап чыкты һәм «Җиләкле алан» хезмәткәрләре белән аралашты.
Моннан тыш, узган ел хуҗалык территориясендә глэмпинг ачылган иде. Глэмпингның биш йорты бар, берьюлы 30 кешене кабул итә ала.
Рөстәм Миңнехановка фермер хуҗалыгын алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр. Аннары Зеленодольск муниципаль районы активы белән очрашу узды. Район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итүенчә, урып-җыю эшләре яхшы бара, гектардан 34 центнер чамасы уңыш җыела. Терлекчелек тармагына килгәндә, район хуҗалыкларында 12 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, республикада бөртеклеләр мәйданының 40%ы җыелган инде. Ул, бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм итү буенча күп программалар эшли, дип искәртеп узды. Марат Җаббаров, бүген иң мөһиме – эшкуарлар активлык күрсәтсеннәр һәм мондый программаларда катнашсыннар иде, диде.
Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы активы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән аралашу барышында, республикада инфраструктураны үстерүгә бәйле барлык программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, шул исәптән бу юл челтәренә, сыйфатлы су белән тәэмин итүгә һәм башкаларга да кагыла, диде. Бу мәсьәләләр Татарстанда системалы рәвештә хәл ителәчәк, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров Биектау районының Инеш поселогындагы «Казаньсельмаш» ҖЧҖ җитештерү комплексы эшчәнлеге белән таныштылар.
Предприятие авыл хуҗалыгы өчен машиналар һәм җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә. Болар - төрле модификацияле үзйөрешле, тагылмалы, элмәле сиптергечләр, минераль ашламалар тараткычлар, транспортировкалы катнаштыргычлар һәм сиптергечләргә запас частьләр. Предприятиедә барлыгы 300дән артык кеше эшли.
Рөстәм Миңнехановка предприятиенең агымдагы елда импортны алыштыру программасын эшләтә башлаулары турында сөйләделәр. Гидромоторлар өчен үзебездә мөмкин кадәр күбрәк комплектлаучы детальләр җитештерү буенча эш алып барыла. Металл эшкәртү өчен станоклар җиһазлау буенча эшләр башакарыла. Предприятие эшли башлаганнан бирле аны үстерүгә 1 млрд сумнан артык инвестиция кертелгән, якындагы биш елда шуның кадәр үк акча юнәлтү планлаштырыла.
Шунда ук җирлек башлыклары белән очрашу узды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов әйтүенчә, барлык мәйданның 26%ы җыелган, уртача уңыш гектардан 40 центнерга җитә. Районда 25тән артык дәүләт программасы эшли. Быел юл эшләре шактый күп башкарыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров районда урып-җыю эшләре белән беррәттән чәчүгә әзерлек тә актив бара, дип хәбәр итте. Шулай ук Биектау районының грантларда һәм ярдәм программаларында актив катнашун билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучыларның, бигрәк тә һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте.
Республика Рәисе, хәзер киләсе елга бюджет төзелә һәм барлык программалар да дәвам итәчәк, диде.
Эш программасы ахырында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Питрәч муниципаль районына килде.
Питрәч муниципаль районының Кощаково авылында Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров район активы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очраштылар.
Питрәч муниципаль районы башлыгы Рәис Сөләйманов хәбәр итүенчә, бөртеклеләрне җыю актив темплар белән бара. Чәчүлек мәйданы 54,6 мең га тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, районда барлык мәйданның 30%ы җыелган. Ул, шулай ук районда терлекчелек өлкәсендә фермер хуҗалыкларының артуы күзәтелә, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларның кимүе турында да әйтелде.
Районда барлыгы 9 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Рөстәм Миңнеханов, терлекчелек өлкәсендә эшләү һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен азык үзәкләре булдырырга кирәк, дип ассызыклады.
Моннан тыш, ул инфраструктураны яхшырту буенча берничә программаның гамәлгә ашырылуына игътибар итте, район халкыннан социаль объектлар төзү буенча сораулар килә, дип билгеләп үтте. Район юлларын төзекләндерүгә генә хәтта бер миллиард сумга якын акча биреләчәк.
Районга сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов һәм аның белән бергә йөрүче затлар шулай ук «Кулонэнергомаш» ҖЧҖ җитештерү комплексы һәм аның үсеш планнары белән таныштылар. Предприятие җитештерә торган продукция күрсәтелде.
«Кулонэнергомаш» ҖЧҖ тимер-бетон эшләнмәләр заводлары һәм авыл хуҗалыгы тармагы өчен җайланмалар, корыч кою продукциясе һәм чуеннан эшләнмәләр җитештерә, шулай ук сәнәгать тармаклары объектлары өчен җайланмалар проектлауны һәм әзерләүне гамәлгә ашыра. Бу елның июлендә биредә заманча җайланмалар белән җиһазландырылган яңа корыч кою цехы төзелеп беткән.