Рөстәм Миңнеханов һәм Марат Җәббаров эш сәфәре белән Кукмара, Саба һәм Теләче муниципаль районнарында булдылар

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән берничә муниципаль районда булды. Сәфәр барышында ул урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты һәм авыл хуҗалыгы объектларын карады. Аның белән бергә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та булды. Беренче булып Кукмара муниципаль районында тукталдылар.

«Урал» ҖЧҖ кырында урып-җыю эшләрендә эшләүче механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм район активы белән очрашу булды.

Район башлыгы Сергей Димитриев хәбәр итүенчә, урып-җыю кампаниясенә килгәндә, игенчеләр гектардан уртача 50 центнерга якын уңыш җыялар. Район сөт җитештерү буенча беренче урында тора.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Кукмара районына шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча эшне активлаштырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Кукмара районы күп күрсәткечләр буенча башкалар өчен үрнәк. Җирлек башлыклары белән аралашканда, ул, кыенлыкларга карамастан, республикада барлык дәүләт программалары сакланып калачак, дип әйтте.

Алдагы район Саба муниципаль районы булды. Рөстәм Миңнеханов көзге бодай кырында урып-җыю эшләрендә эшләүче механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм Саба районы активы белән очрашты.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов бүгенге вәзгыять, бөртеклеләрдән көтелә торган уңыш һәм уракка җәлеп ителгән авыл хуҗалыгы техникасы турында сөйләде. Бөртеклеләрне җыюның кызган чагы, барлык комбайннар да эшли. Барлык мәйданның 31%ы җыелган.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, районда системалы нигездә техника яңартыла. Моннан тыш, Саба районы кооперативлар линиясе буенча эшләрнең оешкан төстә алып барылуы белән билгеле.

Рөстәм Миңнеханов авыл халкына бүгенге киеренке вакытта алып барыла торган урып-җыю эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде. Аннары Татарстан Рәисе һәм аның белән бергә йөрүче затлар «Мөхәммәтшин З.З.» КФХсының терлекчелек комплексын карадылар. Өч ел дәвамында монда 390 баш, 200 һәм тагын 200 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән өч сыер абзары файдалануга тапшырылган.

Рөстәм Миңнехановка хәзерге вакытта 400 башка исәпләнгән саву залы булган тагын бер сыер абзары төзелүе турында сөйләделәр. Аның беренче чиратын быел октябрь аенда, икенчесен 2026 елда тапшырырга планлаштыралар. Татар Икшермәсе авылында роботлаштырылган сөтчелек комплексы 2013 елда ук ачылган булган.

Эш программасы ахырында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән Теләче районының Гороховое поле авылында «Борчаклы яз» агротуристик ял базасында булдылар. 

Комплекс йортлар, ел әйләнәсендә яшелчә һәм яшел үләннәр үстерү өчен теплицалар, шулай ук мунча комплексы төзүне күздә тота. Инде ике йорт салынган, бер чан куелган. Төзелеш эшләре дәвам итә.

Аннары алар Теләче районында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Кырлар өстеннән очып узганнан соң, Республика Рәисе Марат Җәббаров белән механизаторлар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре белән очраштылар, тармактагы вәзгыять турында фикер алыштылар, шулай ук җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин хәбәр итүенчә, урып-җыю 35%ка башкарылган. Кырларда 50дән артык комбайн эшли, уртача уңыш күрсәткече - гектардан 38 центнер.

Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә уңышлар теләде. Ул шулай ук җирлек башлыкларының игътибарын махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүне дәвам итәргә кирәклегенә юнәлтте. 

Аннары Республика Рәисе Марат Җәббаров белән «Август-Теләче» ҖЧҖенең орлыкларны саклау һәм эшкәртү комплексы эше белән танышты. Югары технологияле җайланмалар ашлыкны күп баскычлы чистартуны, калибрлауны һәм ашлыкның сакланышын булдыру өчен эшкәртүне тәэмин итә. Әлеге проект югары репродукцияле көзге һәм сабан бодае, борчак һәм башка культураларның орлыкларын җитештерүне тәэмин итә.


 


 


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International