Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 2 теплоходның трюмнарын тикшерделәр һәм әзерләп куйдылар. Суднолар 7,2 мең тонна яңа уңыш азык-төлек бодаен Краснодар крае портына җибәрү һәм аннан Мисырга озату өчен билгеләнгән.
- Бодайны җибәрү «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы тарафыннан бирелгән уңай бәяләмә, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Татарстан Республикасы идарәсенең ашлыкның билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслый торган карантин сертификаты нигезендә гамәлгә ашырылды, - дип хәбәр итте «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУ Татарстан Республикасы филиалының гаризаларны, пробаларны (үрнәкләрне) кабул итү һәм нәтиҗәләр бирү бүлеге башлыгы Екатерина Заболонская.
«АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре ашлыкны җибәрер алдыннан экспорт ашлыгы үрнәкләрен сайлап алдылар, аннары контракт шартларына, импортер ил таләпләренә, ТР Таможня берлегенең «Ашлык иминлеге турында» ТС 015/2011 Техник регламенты таләпләренә туры килү-килмәвенә лаборатор сынау үткәрделәр.
Агымдагы елның җиде аенда «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясе хезмәткәрләре тарафыннан 2024 ел уңышының 43 мең тоннадан артыгына тикшерү үткәрелгән. Бодай экспорты өлеше гомуми күләмнең 50%ын тәшкил итә (22 мең тонна). Шулай ук филиал экспертлары контролендә Беларусь, Азербайҗан, Грузия, Казахстан, Монголия, Кытай, Төркия кебек илләргә һәм башка илләргә солы, борчак, карабодай, җитен, рапс, вика, расторопша җибәрелде. инде.
Ел саен экспортерлар саны күбәя һәм Татарстанның экспорт куәте «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты ярдәмендә арта бара.