Министрлыкта иҗтимагый советларның АПКдагы роле турында фикер алыштылар

2025 елның 30 мае, җомга

Министрлыкта министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә иҗтимагый советларның үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу узды. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет җитәкчесе Андрей Бодин, министр урынбасары Дмитрий Яшин, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Валентин Спичков һәм кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина катнашты.

Очрашу барышында яклар иҗтимагый советлар эшен планлаштыру һәм оештыруның төп аспектлары турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклашуга һәм иң яхшы тәҗрибәләргә аерым игътибар бирделәр. Фикер алышуның иң мөһим темаларыннан берсе - республика һәм федераль дәүләт бүләкләренә бәйле мәсьәләләр булды. Катнашучылар бүләкләүгә кандидатларны тәкъдим итү критерийларын һәм процедураларын карадылар, шулай ук агросәнәгать комплексында хезмәт абруен күтәрү чаралары турында фикер алыштылар.

Ленар Гарипов авыл хуҗалыгында ачык һәм нәтиҗәле идарә системасын булдыруда иҗтимагый советларның әһәмиятле ролен билгеләп үтте. Ул, җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлек итү мөһим карарлар кабул иткәндә гражданнарның фикерен исәпкә алырга мөмкинлек бирә һәм хакимият органнарына ышанычны арттырырга ярдәм итә, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International