Нурлат районында бәрәңге алалар

2013 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Нурлат районда Югары Нурлатлылар иң беренчеләрдән булып узган атнада ук  бәрәңге алу эшенә керештеләр.

 – Вакыты җитте, - ди Мусиннар гаиләсе. – Апрель азагында утырткан идек, елдагыча август урталарында уңышын җыябыз. Коры ел булса да, уңышы шәп.  “Престиж” агропрепараты белән эшкәрттек һәм  файдасын күрдек. 30 сутыйлы участокның яртысында үстерелгән суган һәм иртә өлгерә торган бәрәңгедән 20 мең сумлык керем дә алдык. Кышкылыкка дип, 8 сутыйдан 50 чиләк бәрәңгене базга салдык.

Бәрәңге өлгерүнең төп билгесе – сабакларның кибүе. Әгәр бәрәңге өлгереп тә, сабаклар яшел кала икән, аны берәр атна алдан чалгы белән чабарга кирәк, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International