Рөстәм Миңнеханов: бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелеп бара

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Бүгенге шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелеп бара, ә азык-төлек иминлеге ил  суверенитетының нигезен тәшкил итә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясендә шулай  дип белдерде. Чара «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә  узды.
Коллегия башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов АПК казанышларының «ТатАгроЭкспо 2023» V махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карап чыкты.  Күргәзмәдә бөтен Россиядән 350дән артык компания катнаша. Экспозициядә терлекчелекнең һәм игенчелекнең нәтиҗәле үсеше  өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалары һәм чимал, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү буенча төрле технологияләр тәкъдим ителгән.
Республика агросәнәгать комплексының эш йомгаклары турында хисап нотыгы белән Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Ул үз чыгышнад  түбәндәгеләрне билгеләп  үтте:  2022 елда республика игенчеләре  5,2 млн тонна икмәк җыеп алганнар,    шикәр чөгендере, бәрәңге һәм яшелчәләрдән дә югары  уңыш алынган. Татарстан тарихында беренче тапкыр 2 млн. тоннадан артык сөт савылган. Республика сөт җитештерү буенча ил төбәкләре арасында беренче урында тора.
Тулаем авыл хуҗалыгы  продукциясе 334,1 млрд сумлык җитештерелгән, җитештерү индексы - 126%. Җитештерү күләме буенча Татарстан Идел буе федераль округында беренче һәм илнең барлык төбәкләре арасында бишенче урында  тора.
 Азык-төлек эшкәртү сәнәгате предприятиеләре шулай ук үсештә, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны алып торалар.  Җитештерү индексы - 103,8%, 292,3 млрд сумлык продукция чыгарылган. 
Продукцияне экспортлау күләме 11%ка арткан һәм ул 445 млн доллар тәшкил иткән. “Хәләл” юнәлеше уңышлы үсә: бу  юнәлештә экспорт күләме 33%ка арткан һәм 6,5 млн доллар тәшкил иткән. 
Узган ел агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 36,2 млрд. сум булган. Бу күрсәткеч буенча да  республика   ил субъектлары арасында алдынгылар рәтендә. Тармакны һәм авыл территорияләрен үстерүгә 18,3 млрд сум акча  бирелгән. 
 Агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеге аның финанс нәтиҗәләреннән күренә.    Авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча акчалата керем 20%ка арткан. Табыш 5 миллиард сумга арткан. Табышлы хуҗалыклар өлеше 6%ка арткан.
Кадрлар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 79%тан 96%ка кадәр җиткән. Шул  ук  вакытта зоотехникларга, агрономнарга һәм ветеринария табибларына ихтыяҗ  зур.
Агросәнәгать   комплексы объектларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 129 объектта, шул исәптән 73 иҗтимагый инфраструктура объектында һәм 56 агросәнәгать комплексы объектында,  613,9 млн сумлык эш башкарылган, Агымдагы елга финанслау күләме 839,9 млн сум каралган. 
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында аграрчыларга махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Бүгенге көндә аларның көче белән 500 тонна гуманитар йөк оештырылган һәм озатылган. Моннан тыш, җитештерүчеләр һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән  тәэмин итүчеләр, АПКның Ветераннар  советы белән берлектә,  махсус билгеләнештәге аерым батальоннар өчен кирәкле ярдәм оештырганнар. “Җиңүне якынайтуга   керткән зур  өлешегез өчен сезгә рәхмәт!", дип,   Рөстәм Миңнеханов республиканың агросәнәгать комплексы вәкилләренә мөрәҗәгать итте.
Татарстан Рәисе  сүзләренә караганда, бүгенге көндә төп бурыч - язгы кыр эшләрен вакытында һәм уңышлы оештыру. Машина-трактор паркын кыска вакыт эчендә әзерләп бетерү аеруча   мөһим. Рөстәм Миңнеханов импортны алыштыруны  үстерүгә  аерым игътибар юнәлтте. Республикада бу өлкәдә уңай  мисаллар бар.
“АгроМастер” тракторлар җитештерүне үзләштергән, “ТехноАрск” торба җайланмалары җитештерүне үзләштергән, “Казаньсельмаш” үз җитештерүен  киңәйтү өчен яңа җитештерү мәйданнары кертә. “Без  сәнәгати  республика һәм безгә авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр җитештерү буенча эшне оештырырга кирәк”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.  
Югары техник культуралар орлыклары буенча импортка бәйлелек бар әле. Татарстан  Республикасы  Рәисе үзебезнең җитештерү үзәкләрен үстерергә өндәде. 
Мөһим бурыч - җирләрнең уңдырышлылыгын   яхшырту. Республикада ашламалар кертү гектарга 52 килограммнан 75 килограммга кадәр җиткән. Бурыч – ашламалар  кертүне бер гектарга 80 килограммга  кадәр җиткерү. 
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – хәтәр игенчелек зонасы. Шуңа күрә уңышны  югалту куркынычын иминләштерү  мөһим. “Бүген чәчүлекләрнең 10%ы гына иминләштерелгән. Бу безне канәгатьләндерми”, - диде ул.
Халыкны яшелчә продукциясе белән гарантияле тәэмин итү өчен сугарулы җирләрнең барлык потенциалын кулланырга кирәк, дип ассызыклады Татарстан Рәисе. Һәр гектар үз билгеләнешендә 100 проценты  белән  кулланылырга тиеш. “Әлбәттә, җитештерү - бер нәрсә, аны  сакларга да кирәк  бит әле.  Без яшелчәсаклагычларын төзү бәясенең 30%ын  субсидияләү турында карар кабул иттек. Бу җитди ярдәм булачак”, - диде   Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Татарстан нефтьчеләренә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы дизель ягулыгы белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
“Татарстан - терлекчелек төбәге. Логистиканың хәзерге проблемаларын исәпкә алып, безгә үзебезнең ашлыкны терлекчелектә кулланырга  кирәк. Сөт җитештерү буенча рекордлы уңышларда  безнең лидерларыбызның өлеше зур: Кукмара районында тәүлеккә  400 тоннадан артык сөт  савыла,  Саба, Әтнә һәм Балтач районнарында - 300 тоннадан артык”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
 Республика Рәисе  сүзләренә караганда, терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык шартлар да тудырылган. Нәселле терлек сатып алудан һәм терлекчелек продукциясен сатудан алып югары технологияле комплекслар һәм азык үзәкләре төзелешенә кадәр ел саен ярдәм күрсәтелә. Әмма барлык районнар да бу инструментдарны  тиешенчә кулланмыйлар. Мәсәлән, узган ел Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарында бер баш нәселле терлек тә  сатып алынмаган. Чүпрәле, Зеленодольск, Сарман, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Менделеевск, Әлмәт, Лаеш һәм Питрәч районнарында бер   эре инвестиция  проекты да гамәлгә  ашырылмый.
 Кайбер районнарда терлекләрнең баш саны кимү һәм фермаларның ябылуы күзәтелә. Рөстәм Миңнеханов, башлыкларга мөрәҗәгать итеп, терлекчелек фермаларының авыл кешеләре өчен төп эш урыны булуын искәртте: «Терлекләр санын киметеп, без бу авылларның киләчәген куркыныч астына куябыз».
Ул, терлекчелекнең үсеш дәрәҗәсе авыл халкының хезмәт хакларында чагыла, диде. Моннан тыш, терлекчелек белән тиешле  дәрәҗәдә шөгыльләнми торган  районнарда халык санын саклау буенча да сораулар туа. «Хезмәт хакының түбән булуы тармакка яшь кадрларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирми. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында яшьләр өлеше  10%тан да  ким.  Узган ел авылда 61 чыгарылыш сыйныф укучысы гына калган.  Шул ук вакытта, без ел саен агросәнәгать  комплексы өчен 2 меңгә якын белгеч әзерлибез. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына, предприятиеләр белән берлектә, яшь кадрларны авыл хуҗалыгына җәлеп итү өчен кызыксындыру чараларын яңадан карарга кирәк», - дип белдерде Татарстан  Республикасы Рәисе.
 Рөстәм Миңнеханов авылда, аерым алганда,  фермерларга грант ярдәме кысаларында, эшлекле активлыкны арттыру эшен дәвам итәргә кушты. Әлегә районнарда вәзгыять төрлечә. Мәсәлән, Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Питрәч, Чирмешән һәм Ютазы районнарында узган ел бер генә грант алучы да булмаган.
Шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны үстерү  өчен кооперативлар булдыру мөһим. Бу максатларда 2021 елдан мини-сөт парклары территориясендә фермалар төзү программасы гамәлгә ашырыла. Программа мини-фермалар төзүгә  субсидияләр бирә һәм җитештерелә торган продукцияне сату мәсьәләләрен хәл итә. Шул ук вакытта, узган һәм агымдагы елда әлеге механизмнан Кукмара районы кооперативлары гына файдаланган.
 Рөстәм Миңнеханов шулай ук ветеринария иминлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты. Узган ел африка дуңгызлар чумасының    11 чыганагы ачыкланган. “Ветеринария хезмәте, Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелеге,  Биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм районнар белән берлектә,  бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан  Республикасы  Рәисе авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыруда  катнашканнары  өчен аграрийларга аерым рәхмәт белдерде. 2022 елда алар 22 тапкыр оештырылган. Быел ярминкәләр 18 мартта эшли башлаячак. 
Чыгышын тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексының алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International