Буа муниципаль районында 2013-2018 елларга терлекчелекне үстерү программасы кабул ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Радик Даутов сөйләгәннәрдән аңлашылганча, район хуҗалыклары алдында 2018 елга сөт җитештерүне 57,7 мең тоннага, ит хәстәрләүне 15,8 мең тоннага җиткерү бурычы тора. Бу максатларга ирешү өчен, түбәндәге мәсьәләләрне хәл итәргә: малларның баш санын ишәйтергә, аларның продуктивлыгын үстерергә, баланслы азык базасы булдырырга, терлекләрне асрауның һәм ашатуның яңа технологиясенә күчәргә, нәсел яңартырга, булган терлекчелек биналарын реконструкцияләргә һәм модернизацияләргә кирәк.
Программа эре агрофирмаларга 2014 елның 1 маена тәүлегенә 20, уртачаларга 7-10, кечкенә хуҗалыкларга 2,5-3 тонна сөт сатуны һәм шуның белән район буенча әлеге күрсәткечне ел дәвамында 100 тоннадан киметмәүне максат итеп куя.
Хуҗалыкларда бу юнәлештә аерым чаралар үткәрелә башлаган инде. “Нива” агрофирмасының “Толымбай” бүлекчәсендә бер бина сыер абзары итеп үзгәртеп корыла, анда сөт үткәргечләр, суыту җайланмалары урнаштырылачак. Бу сыерлар санын 200 башка арттыру һәм көн саен өстәмә 3 тоннадан күбрәк сөт җитештерү мөмкинлеге бирәчәк. “Тахаръял” агрофирмасының “Победа”, “Родина”, “Дружба”ның “Рассвет” бүлекчәләрендә 200әр башка исәпләнгән биналар реконструкцияләнә. “Кыят” җәмгыятендә дә шушы көннәрдә бу эшкә керешәчәкләр. “Коммуна”да барлык сыер абзарларында яңа сөт үткәргечләр белән яңа саву агрегатлары урнаштырыла башлаган, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.