Яңгырлар яву сәбәпле, республикада бөртеклеләрне җыеп алу темплары үткән елгы күрсәткечләрдән 2 тапкырга калыша. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислгендә үткән атналык республика киңәшмәсендә ТР вице-премьеры – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Республика буенча барлыгы 400 мең га артык мәйдан җыеп алынган. Көзге культуралар 330 мең га (71 процент) суктырылган. Ашлыкның тулай күләме - 850 мең т, уртача уңыш - 20,3 ц/га. Буа, Нурлат, Апас, Зәй, Алексеевский районнары алда бара.
Министр сүзләренчә, кайбер районнарда идеаль һава торышын көтәләр ахры, чөнки анда аз гына явым-төшем дә акрын җыеп алу темпларына тәэсир итмәгән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы аерым алып, Питрәч районын атады. “Күрсәткечләр югарырак була ала иде, чөнки тәүлекнең якты вакытында 80 сәгать явым-төшемсез иде, аларның 40да урып-җыю эшләрендә эшләп була иде”, - диде Марат Әхмәтов, райондагы вазгыять турында сөйләгәндә, анда бер атнада 3 мең га җыеп алынган.
Шундый ук хәл - Әгерҗе, Менделеевск, Мөслим, Чистай, Яңа Чишмә районнарында.
“Кырларда комбайннар мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алганда, һәр хуҗалыкта күпмедер күләмдә ашлык җыеп алынырга тиеш”, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. Ул 1978 нче елгы җыеп алу кампаниясен искә алды, ул вакытта кырларда баткан комбайннарны тарттыру өчен тракторлар тотканнар. “Без мондый хәлгә килеп җитмәдек әле, димәк, эшләргә була. Әгәр дә комбайн мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә ала икән, димәк, эшләр өчен кыр бар. Һава торышының күпмедер күләмдә яхшыруын исәпкә алып, бурыч куябыз: һәр көн һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе үз мәйданнарының кимендә 5 процентын җыеп алырга тиеш”, - диде Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренчә, киләсе берничә көннең яхшы һава торышы шартларыннан файдаланып, туфракны көзге культураларны чәчүгә әзерләп өлгерергә кирәк, аңа 15 нче августтан тотыну планлаштырыла. Ул хуҗалыкларга көзге культураларга карашларын яңадан карарга һәм аларның өлешен 40 процентка кадәр арттырырга киңәш итте.
Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, һәр көнне җыеп алу эшләре өчен максималь файдаланырга кирәк. “Быел болай да әз булган уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк”, - диде ул.
Татар-информ