Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Шамил Мулаяновның “Җир эшләре буенча беренче халык комиссары” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

2013 елның 2 августы, җомга

Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  Шамил Мулаяновның “Җир эшләре буенча беренче халык комиссары” (Юныс Валидовның тормышы һәм язмышына багышлангын) китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Әлеге чара ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында үтте. Шулай ук кичәдә күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе -  Индус Таһиров, китапның идея авторы, беренче көннәреннән актив эзләнүләр алып баручы һәм дә  китапның язылуында  зур тырышлык куючы – Шафкат Халиков, “Җир эшләре буенча беренче халык комиссары” китабының авторы – Шамил Мулаянов һ.б. катнашты. Шунысын да әйтергә кирәк, килгән кунаклар арасында күп еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә тырыш хезмәт куйган  - Миннәхмәт Кашапов, Фатих Минушев, Марат Сираев, Эдуард Миндубаевлар да  бар иде.

 

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килгән кунакларны сәламләп, китапны чыгаруда  зур көч һәм тырышлык куеп эшләүчеләр белән таныштырды, аларга зур рәхмәтен җиткерде. Аннан соң сүзне  Индус Таһиров алды.  Чара тарих битләренә тукталып, килгән кунакларның чыгышы белән үрелеп барды.

Соңыннан Марат Әхмәтов кунакларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International