Министрлыкта дуңгызчылык тармагының үсеше турында сөйләштеләр

2013 елның 2 августы, җомга

Бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында  “Татарстан Республикасында  Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында  дуңгызчылык.  Тармакның перспективасы” дип исемләнгән киңәшмә узды. Чара ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислегендә узды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Хаҗипов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һ.б. катнашты.

«Алга таба төп игътибар дуңгыз җитештерүдә күрсәткечләрне яхшыртуга түгел, ә итнең сыйфатына бирелергә тиеш. Ул барлык халыкара таләпләргә туры китереп үрчетелсен», - дип белдерде үзенең чыгышында Татарстан авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында  дуңгызчылык, Татарстанда республика территориясенә дуңгызларда була торган африка чумасын кертмәү һәм башка бик күп  проблемалар каралды.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Нәҗим Хаҗипов китергән мәгълүматларга караганда, дуңгызчылык өлкәсенә дәүләт ярдәме 2018 елга кадәр дәвам итәчәк. Сентябрь аенда федераль бюджеттан 230 миллион, ә республикадан - 100 миллион сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International