Азнакайның берничә авыл җирлеге территорияләрендә саранчалар булуы ачыкланды

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

Корткыч көннән-көн канатларын ныграк  җәя бара.  Узган шимбәдән якшәмбегә каршы төндә районның саранчага каршы көрәш буенча төзелгән оператив штаб әгъзалары (район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентрның район бүлеге,  МЧС, урман хуҗалыгы  җитәкчеләре  һәм белгечләре) Азнакай районы Чубар Абдул һәм Мәндәй авылы  җирлеге территориясендә дә саранчалар булуын ачыклады һәм кичекмәстән локальләштерү чараларын күрде.  Корткычларга каршы көрәш  дәвам итә. Саранча ачыкланган барлык урыннарны да химикатлар белән эшкәртү сәбәпле, әлеге территориядә  җиләк  җыю һәм  20-30 көн дәвамында  печән чабып, терлекләргә ашату тыела, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International