Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татагролизинг» АҖ коллективына яңа генераль директорны тәкъдим итте. Ул - элек Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасын башкарган Рафаэль Фәттахов.
Татарстан Республикасы Мәскәүдәге Милли атлар традицияләре үзәгенә татар токымлы айгыр тапшырды. Үзәктә Россиянең мәдәни мирасын һәм ат байлыгын саклау, арттыру һәм күрсәтү максатында спорт, ял итү-күңел ачу, мәгариф һәм тармак чаралары гамәлгә ашырыла.