ТР Биектау районында Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы культураларына су сиптерүне оештыру эшләре белән танышты

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов эре хуҗалыкларның берсе республиканың Биектау районында булды. Министр “Алчак” фирмасының элиталы сортлы бәрәңгесенә су сиптерү участоклары белән кызыксынды.  

Шулай ук Аграр ведомство җитәкчесе ашлык саклау бинасы төзелеше белән танышты.

Соңыннан Марат Әхмәтов су сиптерелә торган участокта утыртылган яшелчә һәм бәрәңге үсентеләрен карады. Ул үсентеләрнең торышы белән канәгать калды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны Биектау муниципаль районында авыл социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнар Мөхлисов, “Бөреле” ЯАҖ генераль директоры Фәнис Якупов һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре белгечләре озатып йөрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International