2013 елның 8 июлендә Биектау муниципаль районында “Элита” “Нәселле терлек предприятиесендә” Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә терлекчеләр 2013 елның алты ае эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Чарада терлекчелек буенча район Идарәләре консультантлары, муниципаль район белгечләре һәм башкалар катнашты.
Нәҗип Хаҗипов төп докладта агымдагы елның беренче кварталындагы күрсәткечләр белән таныштырды. 2013 елның 1 июленә алынган оператив мәгълүматларга караганда республикада 760,0 мең баш эре мөгезле терлек, 254,6 мең баш сыер, 556,0 мең баш дуңгыз исәпләнә. Дуңгыз ите җитештерүдә зур үсеш сизелә (14%), ә кошчылыкта – 13%.
Киңәшмә барышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгның нәселле терлек буенча начальнигы Илсур Закиров терлекне үрчетү хакында сөйләде. Узган елдагы субсидияләр быел да бүленеп биреләчәген әйтеп узды.
Киңәшмә ахрында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов бүгенгесе көндә авыр табигать шартларына да карамастан, кышкылыкка терлек азыгы әзерләүгә зур игътибар юнәлдергә кирәклеген әйтеп үтте.