Татарстан галимнәре чит ил һәм Россия фәнни үзәкләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзи. Бергәләп токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы өлкәсендәге мәсьәләләр нәтиҗәлерәк хәл ителә.
Бу атнада Таҗикстан аграр университеты белән фән, квалификация күтәрү, тәҗрибә уртаклашу, уртак фәнни форумнар үткәрү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешү имзаланды.
Аңарчы Татарстан галимнәре Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе, Тайланд фәнни үзәге, Түбән Новгород авыл хуҗалыгы академиясе, Кировтан “Биохимресурс” ҖЧҖ килешүләр имзалаган иде.
“Бергәләп токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы өлкәсендәге мәьәләләр уңайлырак һәм нәтиҗәлерәк хәл ителә”, дип саныйлар Федераль токсикология, радиация һәм биология куркынычсызлыгы үзәгендә.
Татар-информ