Түбән Кама районында азык әзерләү тулы көченә бара

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүгенгесе көндә Түбән Кама районында азык әзерләү тулы көченә бара. Районда беренче кат печәнне чабу тәмамланган инде. Шушы көннәрдә берьеллык үләннәрне чабу эшенә дә тотынырга планлаштыралар.

Түбән Кама муниципаль районында, оператив мәгълүматларга караганда 9,9 мең тонна печән, 25,9 мең тоннада сенаж әзерләнгән. Быел районда 13 мең тоннада печән һәм 50 мең тоннада сенаж әзерләү максаты куелган. Бер мал башына 10,6 берәмлек азык әзерләнгән.

Түбән Кама муниципаль районының игенчеләре сүзләренә караганда, кышкылыкка малларга азык әзерләргә хәтта табигать шартлары да кулай тора. Коры һәм кояшлы көн печәннәрне тиз арада, югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинчелек бирә, дип хәбәр итә район хәбәрчеләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International