Бүген Казанга Бөтендөнья студентлар уеннарының төп символы Универсиада уты килде. 359 көн дәвамында 104 мең км юл үтеп, ул 51 шәһәрдә булды. Факелны 2013 кеше йөртте. Шулай ук Универсиада уты махсус транспорт колбасында диңгез сәяхәтендә булды.
Бүген ул Универсиада авылына китерелде һәм иртәгә шәһәр урамнары буйлап узачак ут эстафетасын төгәлләү стартына кадәр Универсиада музеенда сакланачак. Универсиада уты үз сәфәрен Kazan-Arena стадионында төгәлләячәк. Анда 21.30 сәгатьтә XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары ачылышы тантанасы башлана. Шунысын да әйтергә кирәк, 27 төр ярышта 162 илдән килгән 13,5 меңнән артык кеше, шул исәптән 9,3 мең спортчы катнашачак.
Кремлевский урамында эстафетага РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, РФ спорт министры Виталий Мутко һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та кушылачак.